Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Таҗи Гыйззәт

(1895–1955)

Татар совет драматургиясенә нигез салучыларның берсе Таҗи Гыйззәт 1895 нче елның 15 нче сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы Омга авылында туа. Сигез яшендә остабикәдән сабак ала башлый, аннан мәдрәсәгә күчә. Дөньяви фәннәр белән беррәттән, матур әдәбият әсәрләре белән дә кызыксына. Үзе дә шигырьләр яза башлый, авылдагы төрле гыйбрәтле вакыйгаларга багышлап бәетләр чыгара. Әтисе үлеп киткәч, 1910 нчы елда укуын ташлап, хезмәткә яллана. Башта сезонлы эшләрдә йөри. 1913 нче елда Ижевск шәһәрендәге корал заводына урнашып, алты ел шунда эшли.

1917 нче елның җәендә егерме ике яшьлек Таҗины Ижевск шәһәрендә оешкан һәвәскәр театр труппасына суфлёр итеп чакыралар. Тора-бара спектакльләрдә рольләр дә бирә башлыйлар.

Самара шәһәрендә татар драма студиясендә укыганнан соң, Т. Гыйззәт бер ел чамасы үзенең остазы Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге театр труппасы составында Оренбургта эшли. Ульяновск, Алабуга, Мәскәү театрларында хезмәт куйганнан соң, 1929 нчы елның көзендә ул Казанга кайта һәм 1950 нче елга кадәр Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли.

Т. Гыйззәт – бай әдәби мирас калдырган язучы. Үз гомерендә ул дүрт дистәгә якын сәхнә әсәре яза, аның тәрҗемәләре һәм театр тарихына, аерым сәхнә эшлеклеләре иҗатына багышлап язган тәнкыйть, публицистик мәкаләләре дә бар.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Т.Гыйззәт ике тапкыр «Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә, Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Т. Гыйззәт 1955 нче елның 7 нче мартында Казанда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев