«Татар шакмаклары»ның сере нидә?

«Шакмаклар, шакмаклар
Хикмәтле, серле алар.
Әлифба китабы белән
Галәмгә юл ачалар».
Балачакта өйрәткән җырны күпләрегез хәтерлидер. Чыннан да, шакмаклар ярдәмендә уйнап кына түгел, ә яхшылап укырга да өйрәнергә мөмкин. Сабыйга мондый шакмакларны бер яше тулгач ук алырга ярый. Әгәр әти–әниләр башта шакмаклардан биналарны үзләре төзесә, тора-бара бала үзе кызыксына башлый.

Шунысын да аңлатып узыйк: мондый шакмаклар баланың вак моторикасын үстерергә ярдәм итә. Ә бу, үз чиратында, сабыйның баш миенә яхшы тәэсир итә. Җитмәсә, мондый гади элементлар ярдәмендә сабый хәрәкәтен координацияли, теге яки бу әйбергә карата игътибарын туплый ала. Сүз байлыгын арттыру, укырга өйрәнү – шакмаклар монда да ярәмгә килә.
Рус алфавиты төшерелгән кубик – шакмакларны адым саен очратабыз. Шунысы шатландыра: соңгы елларда татарча шакмаклар да пәйда була башлады.
«Татар шакмаклары» хәтерне яхшырта
«Татар шакмаклары» проектының идеясе барлыкка килгәненә инде 20 елдан артык вакыт узган икән. Бүген бу проект белән шөгыльләнүче, «Туган тел» проекты авторы Азат Шәфигуллинның әтисе Рафил абый башлап җибәргән булган аны. Ул елларда Рафил абый Николай Зайцев дигән галим белән танышып, аның методикасы белән мавыга. Аннан соң, ни кызганыч, бу эш шактый елларга туктатыла. Инде яңадан шушы эшкә әйләнеп кайтуларына бер ел булган.
– Хәзерге балаларга татар теле авыррак бирелә. Бу шакмакларны ясавыбыз да юкка түгел. Без әти–әниләрнең дә, балаларның да татар телен җиңел итеп үзләштерүләрен телибез. Аларны сабыйлар татар телендә аралашырга тартылсын, балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләнсен өчен ясадык, – ди Азат Шәфигуллин.

«Татар шакмаклары» проектының төп максаты – халкыбызга, киләчәк буынга татар телен уен аша өйрәтү. Бала бит шакмаклар белән уйнаганда, өйләр, машиналар төзи. Уйнаган арада гына укый да, теге яки бу хәрефкә күз төшереп ала.
Әлеге шакмаклар белән 2–3 яшьлек балалардан алып олыракларга да юнәлтелгән. 2-3 яшьлек балага бу шакмаклар уенчык буларак тора. Алар өчен шакмаклардан хәрефләрне тою, аларга күнегү өчен дә кирәк. Ә 4-5 яшьлек балалар өчен бу шакмаклар уку процессына җиңелрәк кереп китәргә булыша. Ә бераз олыраклар, 6-7 яшьлек сабыйларга, мәктәпкә әзерлек вакытында, укуны шомарту өчен файдалы. Әлеге шакмаклар укуны яхшырта, хәтер кимчелекләрен киметә.
Ни өчен агачтан эшләнелә?
Шакмаклар дигәч, гадәттә, күз алдына алфавит килә. Ләкин «Татар шакмаклары» искәрмә булып тора икән.
– Монда безнең хәрефләр түгел, ә кушылмалар тәкъдим ителгән. Һәрбер тартык янында үзенең кушылмасы – сузыгы килә. Күп кеше бу шакмакларда төшерелгән кушылмаларны иҗек, ди. Ләкин ул иҗек түгел. Шулай ук шакмаклар арасында сузыклар гына төшерелгән аерым хәрефләр дә бар, – ди Азат әфәнде.

Шакмакларны житештерү һәм шакмаклар белэн эш итүдә булышкан тел белгечләре дә шактый. Шулай ук бу эшчәнлектә кешеләр – Мәрвә Хөснетдинова, Казанның 61 нче номерлы балалар бакчасы югары категорияле тәрбиячесе Әнисә Курмашева.
Әти–әниләр яратып кабул итә икән
Азат Шәфигуллин әйтүенчә, «Татар шакмаклары» проектын Мәгарифне үстерү институты белән берлектә алып баралар. Аны балалар бакчаларына да таратырга исәпләре бар. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре дә бу проектны ошаткан.

«Татар шакмаклары»н үзләренең сабыйларына алган әти–әниләрнең 90 проценты яратып куллан икән. Яңа ел алдыннан татарча шакмакларны Мамадыш районына җибәргән булганнар. «Бер ай да узмады, балам әкренләп иҗекләп укырга өйрәнде, дип язып жибәрүчеләр бар. Әмма шул ук вакытта шакмакларны алып, «безнең балабыз атна буе шакмаклар арасында утырды, әмма укырга өйрәнмәде», диючеләр дә бар. Төрле кеше бар бит. Мисал өчен, кем баласы белән шөгыльләнә, аларның бер айдан нәтиҗәсе дә барлыкка килә. Ә башкалар шакмакны балага бирә дә, үз эше белән йөри – аларның, әлбәттә, нәтиҗәсе бик үк уңышлы килеп чыкмый. Мисал өчен, кечкенә бала янына скрипка куйсаң, ул бит инде скрипкада уйнарга өйрәнми. Шакмаклар белән дә шулай ук. Күп нәрсә әти–әнидән, аныҗ бала белән шөгыльләнүеннән тора»», – ди Азат әфәнде.
Алинә Минневәлиева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Талпан тешләсә... Талпанның зарарланмаган булуы мөһим.
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....