Блогерлыкны эшкә санамыйлар

14 июнь – Халыкара блогерлар көне
Бөтенроссия иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге блогерлар турында сораштыру үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, Россиядә яшәүчеләрнең 75 проценты балалары яки оныкларының блогер булуын теләми. Ә менә 14 проценты, киресенчә, баланың теләге булган очракта, бу эштә аңа ярдәм итәчәген белдергән. Сораштыруда катнашучыларның 13 проценты блогерлык эшен бер дә җитди булмаган хезмәт дип бәяләгән. Тагын шул кадәр үк респондент блогерларны әрәмтамаклар дип атаган.
Сораштыруда катнашучыларның күбесе, кеше блогны акча эшләү максатыннан алып бара, дигән фикердә. Ләкин блогерларга ышанучылар әллә ни күп түгел. Респондентларның 63 проценты аларны намуссыз дип уйлый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Иң зирәкләр - Азнакайда һәм Сабада КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Шаурма Тәмле булсын!
-
5 тоннадан артык катыргы һәм кәгазь җыелган #Мәктәпяңалыклары