Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Кулны нигә юарга?

15 октябрь – Бөтендөнья кул юу көне

15 октябрь – Бөтендөнья кул юу көне

Беренче карашка сәер сорау булып тоелса да, күпләр кул юуның ни дәрәҗәдә файдалы булуын белеп бетерми. Пычрак кул аша йогучы авырулар бик күп. ОРВИ, грипп, А гепатиты, гельминтоз, эчәклек инфекцияләре, хәзер инде телдән төшми торган коронавирус шундыйлардан.

Кулны бәдрәфтән чыкканнан соң, урамнан кергәч, ашар алдыннан, авыру кеше яки хайван янында булганнан соң юарга кирәк. Кулны кәгазь сөлгегә сөртергә киңәш ителә. Чөнки чүпрәк сөлгедә шулай ук бактерияләр җыелып ятарга мөмкин.

Ә кайсы сабын яхшырак: катысымы, сыегымы? Сыек сабын тәнне корытмый, ә каты сабын микробларга каршы яхшырак көрәшә. Сабын сайлаганда иң яхшысы – аның составын карау. Ул исемлек мөмкин кадәр кыска булырга тиеш. Ясалма компонентлар кимрәк булган саен сабын да яхшырак.

Кулны ничек дөрес юарга?

1.Учларыгызны бер-берсенә ышкыгыз.

2.Уң уч төбе белән сул кул аркасын юыгыз. Аннан соң кулларны алыштырыгыз.

3.Бер кул аркасына икенче кул учын куеп, бармак араларын юыгыз.

4.Уч төпләрен бер-берсенә куеп, ышкып алыгыз.

Онытмагыз:

1.Инфекцион авыруларның 80 проценты кул белән кагылу аша күчә.

2.Күпчелек бактерияләр бармак мендәрчекләрендә, тырнак астында яши.

3.Хатын-кызларның кулында микроблар ир-атларныкына караганда күбрәк.

Тагын бер кызыклы факт: кулны еш юу буенча Төркия беренче урында. Ә менә Нидерландта яшәүчеләр кул юарга яратмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев