Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Сәлам бирдек!

21 ноябрь -  Бөтендөнья сәламләү көне

21 ноябрь -  Бөтендөнья сәламләү көне

Дөньяның 140 иле бүген Бөтендөнья сәламләү көнен билгеләп үтә. Аны Американың Небраска штатыннан Брайан һәм Майкл Маккорман уйлап тапкан.  Әлеге бәйрәм 1973 елдан бирле үткәрелә.

Бу бәйрәмне билгеләп үтү өчен 10 таныш булмаган кеше белән күрешеп исәнләшергә кирәк икән. Гадәттә, исәнләшкәндә кул биреп исәнләшәләр. Тик кайбер илләрдә исәнләшүнең башка төрләре дә бар.

Латин Америкасы

Очрашу вакытында бер-берсенең җилкәсеннән тотып, аркаларына суккалап алалар. Моны өч тапкыр башкаралар.

Иран

Иран халкы бер-берсе белән күрешкәндә иң элек кул кыса, ә аннары уң учларын йөрәккә куялар. Бу бер-береңә хөрмәт күрсәтү билгесе булып санала.

Масаи кабиләсе, Африка

Кабиләдә ирләр сәламләү биюен башкаралар. Моның өчен түгәрәккә басып сикерә башлыйлар. Катырак һәм югарырак сикергән кеше иң көчлесе булып санала.

Эскимослар

Сәламләү йөзеннән алар икенче берәүнең җилкәләренә һәм башларына сугып алалар. Шул рәвешле, тормыш авырлыкларына һәм салкыннарга кешенең әзер булу-булмавын тикшерәләр.

Яңа Зеландия

Маори халкында хонги традициясе яшәп килә. Аның асылы шунда ки, очрашканда борыннары белән икенче кешенең борынына кагылалар. Бу аларның тормыш сулышын символлаштыруны белдерә.

Андаман утравы

Утрауда яшәүче, кунакны каршы алганда, тезенә утырта. Ә кунак елый башларга тиеш.  Шулай итеп алар очрашу шатлыгын белдерәләр.

Тибет

IX гасырда Тибет белән усал Ландарма идарә иткән. Аның теле кара төстә булган, имеш. Шул вакыттан бирле очрашканда тел күрсәтү гадәте кергән. Бу кешедә явыз рух юклыгын белдерә.

Монголия

Кунакны үз йортында кабул иткәндә, монголлар ефәк тасма бүләк итәләр. Кунак тасманы ике кул белән генә баш иеп кабул итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев