Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары

30 июнь – Бөтендөнья социаль челтәрләр көне
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.
+
-
Социаль челтәрләр ярдәмендә ерактагы дуслар, туганнар белән аралашырга мөмкин.
-
Файдалы фильмнар карарга, яраткан музыкаңны тыңларга, китап укырга яки чит телләр өйрәнергә була.
-
Социаль челтәрләр укуда да булыша. Биредә фәнни әдәбият белән таныша яки, кызыксындырган төркемгә кушылып, билгеле бер тема буенча фикер алыша аласың.
-
Социаль челтәрләр эшкуарлыкны үстерергә дә ярдәм итә.
–
-
Мәгълүматның артык күп булуы нерв системасын какшата.
-
Кеше чынбарлыкта ничек аралашырга кирәклеген оныта. Смайликлар белән генә «сөйләшергә» күнегеп китеп, башкаларга үз хисләрен сүз белән аңлата алмый башлый.
-
Социаль челтәрләр – җинаятьчеләрнең мәгълүмат туплау урыны.
-
Бәйлелек барлыкка килә. Бу – тиз генә дәвалап булмый торган куркыныч авыру.
-
Социаль челтәрдәге фото яки комментарийлар аркасында күп кенә гаиләләрдә ызгыш-талаш килеп чыга.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.