Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Язу машинасы турында кызыклы фактлар

23 июнь – язу машинасының туган көне

23 июнь – язу машинасының туган көне

Әле чирек гасыр элек кенә дәрәҗәле бер генә оешманы да язу машиннасыннан башка күз алдына да китереп булмый иде. Хәзер компьютер заманы, ә язу машиналары музейларда гына сакланып калды. Ә кемдер йортында бу җиһазны әле дә саклый.

Язу машинасын британияле Генри Милль 1714 елда ук уйлап тапкан. Әмма бу хакта, бигрәк тә, машинаны тормышта куллану турында тулы мәгълүмат сакланмаган.
Ә 1868 елда Кристофер Шоулз язу машинасына патент алгач, "Ремингтон №1" исемле машиналар күпләп җитештерелә башлый. Шоулз үзенең басма машинасын яңарту, камилләштерү өстендә әле ун ел эшли. Беренче язу машинасының исеме халык теленә шулкадәр үтеп керә ки, хәтта машинисткаларны да еш кына «ремингтонисткалар» дип атыйлар. Бәяләре 125 доллар булганга, язу машинасын бары тик бик хәлле кеше генә ала алган. Рус язучысы Лев Николаевич Толстой язу машинасының барлык уңайлы якларын, өстенлекләрен күреп, машинадан файдаланган. Егерменче гасырда ук инде аның Ясная Полянадагы кабинетында «Ремингтон» машинасы булган.

Россиядә язу машинасын уйлап табу белән инженер Михаил Алисов шөгыльләнгән. Ул үзе уйлап тапкан язу машинасы белән төрле халыкара күргәзмәләрдә катнашып, бик күп бүләкләргә ия була. Тик бу машиналарның бәясе бик тә кыйммәт булган. Шуңа да язу машиналары чит илдән кертелгән. Ә 1928 елда язу машинасы җитештерү белән Казанда шөгыльләнә башлаганнар.

Компьютерда текст җыйганда, хата китсә, аны клавиатурага басып кына төзәтергә була. Ә язу машинасында мондый мөмкинлек юк. Хатаны лезвие ярдәмендә яки махсус акбур белән чистартып кына төзәтеп булган. Ә кайчакта язылган текстны яңадан җыя торган булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев