Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Аю баласы

Әкият

Кәрпүшевна дәрескә берничә алма алып керде:

–Укучылар, ничек уйлыйсыз, бүгенге дәресебезнең темасы нинди булыр? –диде ул, күзлеген тоткалап.

Артта утырган Аю баласы :

 - Алмадан бал ясау турында, - дип иреннәрен ялады.

Барысы да, артка борылып, Аю баласын битәрли башладылар:

– Алмадан нинди бал ясасыннар. Үзең көне-төне бал ашыйсың, ә  нәрсәдән ясалганын да белмисең.

– Ичмасам, кычкырганчы, интернеттан тиз генә карап алырга иде, – диде Төлке кызы хәйләкәр генә.

– Аның телефоны кнопкалы гына бит! – диде горур кыяфәт белән имән төбендәрәк утыручы Бурсык малае.

– Икелеләре күп булгач, әнисе интернетын өзеп куйган! – дип  чыркылдады беренче партада утырган  тиктормас Куян кызы, озын колакларын селкеткәләп.

    Аю баласы бу сүзләрдән соң, болай да зур гәүдәсен парта астына яшерергә теләгәндәй, өстәлгә сеңде.

Укытучы сыйныфны тынычландырды һәм сорауны кабатлады. Җәнлекләр бердәм җавап бирделәр:

 - «Кышка алма әзерләү» темасын өйрәнәбез.

Керпе Кәрпүшевна елмаеп куйды:

Әйе, бүгенге дәреснең темасы «Алма әзерләү һәм саклау ысуллары».

 Куян, Тиен һәм Бурсык өй эшенә бирелгән эшне бергә әзерләргә сөйләштеләр. Моның өчен алар, өйгә кайтып, әзрәк ял иткәч,  аландагы карт алмагач астында күрешергә сүз куештылар. Ә Аю баласын бу төркем өнәп бетерми. Ул аларга ялкау, оешмаган, үзенә дус таба алмаучы йомыкый кебек тоела иде. Аю баласы исә алар белән бик дуслашырга теләде. «Текә егетләр төркемендә булсам, мине дә санга сугарлар, минем фикерем белән дә санлашырлар», диеп уйлый иде. Бу юлы да  Аюны үзләре белән дәшмәде дуслар.

Менә килешенгән вакытта дуслар сөйләшенгәнурынга жыелдылар. Ләкин монда алар үзләре генә түгел иде. Алмагачның кәүсәсенә терәлеп баскан карт Буренең күзләреннән ут чыга төсле тоелды аларга.

–  Нәрсә эшләп йөрисез монда, бала-чага. Минем төшке ашым булырга теләдегезме? – диде ул теш арасыннан.

         Бүре балалар төркеменә таба салмак кына атлый башлады. Бурсык исә үзенең куркуын сиздермәскә теләп:

– Сәлам, Бүре абзый, борчыганыбыз өчен гафу итә күр, өй эшенә әзрәк алма кирәк иде, синең рөхсәт белән 6-7не генә алма алып китик әле. Бүтән синең тынычлыкны бозып йөрмәбез, –  диде.

– Әйе, әйе, бүтән килеп йөрмәбез, – диеп Тиен белән Куян да кабатладылар.

Бүре, балаларның яннарына бара-бара, «Алма, алма, дисезме?» диеп кабатлады. Менә өсләренә ташландым дигән мизгелдә генә алмагач кинәт селкенде дә, андагы эре, өлгергән, тәмле алмалар карт Бүренең өстенә дөбер-дөбер төшә башладылар. Бүре башта авыру карт эт кебек бөкрәеп төште, аннан «Мин сезгә күрсәтәм әле бу алмаларны», диеп кычкырып, янап урманга таба йөгерде.

Дуслар болай котыла алуларына бик сөенештеләр. Кем коткарды дигәндәй, алмагачка карадылар. Анда, иң өске ботакта  Аю баласы эленеп тора иде.  Дуслар барысы да  Аюга рәхмәт әйттеләр:

– Каршы килмәсәң, синең дә безнең төркемдә булуыңны, эшне бергә  башкаруыбызны телибез, –  диештеләр.

         Әлбәттә, Аю риза булды. Дүртәү  алма жыйдылар, дәрестә Керпе Кәрпүшевна өйрәткән бөтен ысуллар белән  алманы эшкәртеп, кышка әзерләделәр. Саклау шартлары турында да менә дигән проект әзерләделәр.

Икенче көнне дәрестә дуслар бергә чыгыш ясадылар. Дәрес  тәмам булганнан соң укытучыга һәм башка сыйныфташларына, үзләре белән булган хәлне сөйләп,  аланда карт Бүре барлыгын, аның нинди куркыныч булуын кисәтеп куйдылар. Ә Керпе Кәрпүшевна :

–  Яхшы дус кара көндә билгеле булыр, –  диде.

Шуннан соң дуслар аерылгысыз булдылар, Аю баласын бүтән берәү дә рәнжетмәде, кыерсытмый башладылар.

 

 

                                                     Илмаз Гайнуллин

Казан шәһәре

Г.Тукай исемендәге

1 нче татар гимназиясе укучысы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев