Казанда Сара Садыкова исемендәге фестиваль үтте.
Казанда С.Садыйкова исемендәге «Калфаклы сандугач» татар җыры һәм музыка уен-коралларының XIII төбәкара фестиваль-конкурсының Гала-концерты узды.
Ул Киров районының 100 еллык юбилее кысаларында үткәрелде. Быел фестивалнең девизы “Бөек композитор Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяга 100 яшь”. Казан шәһәренең 4 нче гимназиясе инициативасы белән фестиваль ел саен 24 нче музыка мәктәбе белән берлектә оештырыла. Фестивальнең географиясе дә елдан-ел киңәя. Быел Казан шәһәреннән тыш, Республикабызның, Кама тамагы, Балтач, Лаеш, Апас, Арча, Яшел Үзән районнарыннан, күрше Чувашия Республикасыннан һәм хәтта Мәскәү шәһәреннән катнашучылар да бар иде. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Беренче фестивальдә Киров районы мәктәпләрендә белем алучы 30 укучы гына катнашса, быелгы фестивальдә исә 100гә якын егет-кызлар көч сынашты, ди оештыручылар.
Мәшһүр композитор, җырчы Сара апа Садыйкованың кызы - балет биючесе, татар классик балетына нигез салучыларның берсе, Татарстан АССР атказанган артисты Әлфия Айдарская фестивальнең бизәге булды. Әлфия апа яше 100 булуга карамастан, бүгенге көнә дә әнисенең иҗатын барлап, киләчәк буынга тапшыруда күп көч-хезмәт куя. Сара апа Садыйкованың иҗаты, шөкер, яши. Фестиваль кызаларында аның бик күп җырлары яңгырады. Димәк, татар музыкасында балалар аның мирасын онытмыйлар, җырларын башкаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев