Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Безнең Сирин абый

Иң яхшы машина йөртүче - безнең Сирин абый.

Машина йөртүчене без, гадәттә, шофер дип йөртәбез. Кечкенә чагымнан ук мин шофер булырга хыялландым. Хәер, малайларның барысы да шулайдыр инде ул. Кемнең әтисе машина йөртә, кемнең ‒ абыйсы. Ә безнең гаиләдә андый һөнәргә ия булучылар юк иде. Мәктәпкә укырга йөри башлагач, шофер абыйлар белән якыннан таныштым...

Безнең мәктәп автобусы йөртүчесе Сирин абый ‒ иң оста машина йөртүче. Аның кебекне сез беркайда да эзләп таба алмассыз! Нигә шулкадәр мактыйсың, дисезме? Мактыйм шул!  Үзе акыллы, үзе булган, тырыш, сабыр, игътибарлы. Ә иң мөһиме ‒ балаларны бик ярата. Чыннан да, яхшы шофер булу өчен автомобиль йөртү таныклыгы алу гына җитми икән, алда санап үткән барлык сыйфатларга ия булу кирәк. Әле тагын үз машинаңны саклый һәм ярата белү дә мөһим.

Сирин абыйның белмәгәне юк. Нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итсәң дә, җавабын әйтеп бирә. Ул математика дисеңме, география, тарихмы... Үзе гел “бишле”гә генә дә укымаган бугай инде, югыйсә. “Күп укыган ‒ күп белә”, ‒ди Сирин абый безгә. Укыйбыз инде, укымыйбыз түгел. Тик, нигәдер, мәктәп капкасын атлап чыгу белән, бар да онытыла. Футбол тибәсе, хоккей уйныйсы килә башлый.

Футбол, хоккей дигәннән, безнең Сирин абыебыз бик яхшы спортчы да бит әле! Мәктәптә, авылда оештырылган бер генә чарадан да читтә калмый. Малайларга, кызларга киңәшләрен дә бирә, ярышларда безнең өчен  “җан ата”. Булганлыгын да әйткән идем. Сумканың бавы өзелдеме, куртканың замогы ватылдымы, әллә сыйныф ишеген төртеп төшердекме (була инде андый хәлләр дә), тизрәк Сирин абый янына чабабыз. Ә ул, рәхмәтләр яусын, бервакытта да “юк” дими.

Балалар белән эшләүчеләргә сабырлык та бик кирәк. Әле иртән түзәрлек. Йокылардан уянып бетмичә, автобуска утырабыз да, мәктәпкә кадәр сүз дә дәшмибез, кая инде шаяру. Ә менә мәктәптән кайтканда, кыңгырау чылтырагач та, Шарлама һәм Урсалабаш авылына кайтучылар урамга атыла. Бар да автобуска ашыга. Шофер абый безне урамда көтеп тора. Беркем дә, озатучы апа чыкмыйча, автобуска утырмый. Барысы да Сирин абыйны уратып ала. Кем нәрсә сөйләргә тотына. Шул арада малайлар-кызлар шаярышып та алалар: башлыклар оча, сумкалар яшерелә, кызлар әләкли... Читтән карап торсаң, умарта күче инде менә! Ә Сирин абыебыз тыныч, беркемне дә ачуланмый, берсенә дә тавышын күтәрми, малайларны тынычландыра, кызларны яклый. Үзе дә шундый мәктәп укучысы булган ич инде ул!

Автобус эченә кергәч, һәркем үз урынына утыра, каешларын эләктерә, ә менә тел сөйләүдән туктамый. Шулай булса да шофер абыебыз безне ачуланмый. Елмаеп кына, без сөйләгәннәрне тыңлап кайта. Ә үзенең игътибары - юлда. Һәрвакыт уяу булу ‒ шофер өчен иң-иң мөһим сыйфат! Балалар автобусы йөртүчесе булу икеләтә җаваплы шул. Шофер кулында күпме бала гомере.

Без үзебезнең Сирин абыебызга сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, сабырлык теләп калабыз! Укучылар, укытучылар, әти-әниләр, авыл халкы ‒ һәммәсе  Сирин абыйны ярата һәм хөрмәт итә.

Машинаңның төзеклеген

Тавышыннан таныйсың.

Машинаңда көннәр буе

Чакрымнар саныйсың.

Сиңа бит без чын күңелдән

Телибез хәерле юл!

Машинаң да төзек булсын,

Үзең дә сәламәт бул!

 

Альфир Фәхртдинов,

Әлмәт районының Р.Г.Галеев исемендәге Сөләй урта мәктәбе укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев