Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Дәү әнием – гаиләм горурлыгы!

Сугыш...1941-1945 еллар. Нинди куркыныч, каһәрле сүз. Сугыш туган илебезне, һәрбер гаиләне тетрәндергән.

Сугыш бетүгә купме еллар узган булса да, аның белән  бәйле хатирәләр мәңге безнең йөрәкләрдә. Дәһшәтле сугыш сынаулары шуларны үз иңнәрендә  татыган  дәү әнием  тормышында тирән эз калдырган.

Минем дәү әнием Кәүсәрия Габдуллаҗан кызы Мусина 1939нчы елның 15нче февралендә Яңа Үргәагар авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда,  аңа бары тик ике яшь була. Тугыз  кешелек зур, тату гаиләдән ике кеше – дәү әниемнең әтисе һәм зур абыйсы сугышка чыгып киткән.

«Әтием сугышка киткәндә мин бик бәләкәй булганмын, хәтта аның йөзен дә хәтерләмим», дип искә ала дәү әнием күз яшьләре белән.

«Әнием сөйләвенчә,  әти танк янында басып төшкән фотосурәтен җибәргән. Сурәт артына: «1943нче ел, Германиягә якынлашабыз», – дип язылган булган. Шуннан соң әтиемнән бер хәбәр дә килмәгән».

 Дәү әниемә әтисен исән килеш бер генә тапкыр да күрергә насыйп булмаган.  Зур абыйсы яу кырларыннан  әйләнеп кайткан кайтуын, ләкин бронхит авыруы эләктергән, бәрелешләр вакытында бер кулын да югалткан, шуңа күрә сугыш беткәннән соң аз гына яшәгән ул, гүр иясе булган.

Ишле гаилә өчен сугыш һәм аннан соңгы еллар – коточкыч авыр чор. Дәү әнием барлык авырлыкларны үз җилкәсендә кичерә. Иң үзәккә үткәне ачлык була сабый бала өчен. Черегән бәрәңге, үлән яфрак-сабаклары гына коткара аларны ачлыктан.

Сугыш чоры балаларының бөтенесе кебек үк, дәү әнием дә тормыш йөген бик иртә тарта башлый. Кечкенәдән  үк кыр эшләрендә җиң сызганып эшли ул. Мәктәптә дә тырышып укырга өлгерә: укуны  яхшы билгеләренә генә тәмамлый.

1956 нчы елда колхоз фермасына эшкә керә. Башта дәү әнием яшь бозаулар карый, аннан сыер савучы булып китә. Дәү әнием турында хәтта газетада да мактап язалар, мәкалә «Кәүсәрия бозаулары» дип исемләнгән була. Хөкүмәтебез дәү әниемнең хезмәтен югары бәяли, ул 1976нчы  елда «Мактау билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Дәү әтием Солтанбәк Сираҗетдин улы белән бик матур гомер кичерәләр, дәү әтием авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Тик гомере генә озын булмый дәү әтиебезнең, 54 яшендә үк вафат була. Дәү әтием белән дәү әниемнең биш баласы  Рәисә, Таһир, Рәшит, Марат, Айрат бүгенге көндә үзебезнең Әлки районында гомер кичерәләр, төрле һөнәр ияләре булып хезмәт итәләр, һәркайсы үз эшендә алдынгылардан санала, чөнки дәү әнием Кәүсәрия балаларының барысын да эшчән, булдыклы, тәртипле, намуслы, миһербанлы, мәрхәмәтле, кыскача әйткәндә, чын кешеләр итеп тәрбияли алган.

Дәү әнием бүген дә бер генә минут та тик утырмый, балалары белән аралашып яши, алар шатланса шатлана, балалары иңенә борчу-мәшәкатьләр төшсә – алар өчен ут йота. Дәү әнием бик сәләтле кеше. Ул бик матур җырлый,  бии башласа – артистларны да  уздырып җибәрә. Әле дәү әниемнең биш баласы гына түгел, тугыз оныгы һәм тугыз оныкчыгы да бар хәзер. Шуның бер оныкчыгы – мин,  Камилә. Бу язмамны мин дәү әниемә багышлап яздым. Туганнар, гаиләм әйтүенчә, мин бик дәү әниемә охшаганмын. Үзем дә шулай сизәм. Мин бик тә дәү әнием белән горурланам, аңа ихтирам белән баш иям. Ходай аңа нык сәләмәтлек, озын гомер бирсен иде. Ул әле безгә бик кирәк.

Камилә Мусина, Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы.

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев