Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Яктылык таратучы карт турында әкият

Борын-борын заманда ук түгел, әмма безнең көннәргә кадәр берничә гасыр элек булган ди әлеге вакыйгалар. Бик калын, зур, кара урман уртасында бер карт яшәгән ди. Монда ничек килеп эләккәнен дә хәтерләмәгән ул, исемен дә белмәгән. Үзен белә белгәннән биредә, киек-җанварлар, урман кошлары, шүрәлеләр янәшәсендә яши икән. Колач җитмәслек йөзьяшәр имән куышы аның йорты, урман уртасыннан челтерәп агучы кечкенә инеш эчәр суы, табигать нигъмәтләре ашар ризыгы, биредәге барлык җан иясе аның дуслары булган. Җәнлекләрне бик яраткан, кайгырткан, хәтта аларның телләрен дә белгән бу изге күңелле карт. Тирә-юньдәге татар авылларына барып, кайвакыт кешеләр белән аралашкаларга яраткан шаян шүрәлеләр белән рәхәтләнеп татарча сөйләшкән. Алар аша урман читендәге тормыш турында да белгән ул. Тик, никтер, урманнан чыгарга батырчылыгы җитмәгән. Аның янында Кәҗә белән Сарык та яшәп киткәннәр әле. Аларның бүреләрне куркытып, боткаларын ашап, юлларын дәвам итүләре булган. Киң күңелле карт, аларны күреп, үзенең өенә дәшкән. Карт янында яшәп, инешнең шифалы суларын эчеп, сусыл үләннәр ашап, җәй буе кунак булганнар алар. Карт укымышлы Кәҗәдән хәрефләр танырга, язарга өйрәгән. Чөнки Кәҗә авылда яшәгәндә Гали белән дус булып, белемгә өйрәнгән булган. Картка кунаклары белән бик күңелле булган, әлбәттә. Тик алар, кышкы суыклар башлану белән, кире авылга кайтып киткәннәр ди. Нишләсен, карт кабат үзе генә калган. Тик күңелсезләнмәгән ул. Ауга киткән җәнлекләрнең балаларына күз-колак булып торган, нәни шүрәлеләрне тәрбияләгән. Нәниләр аны бик яратканнар, чөнки карт төрле әкиятләр, кызыклы уеннар уйлап чыгарырга бик оста булган. Көннәрдән беркөнне аның башына бу әкият-шигырь, уеннарны язып барырга кирәк дигән уй килгән. Кәҗә өйрәткән хәрефләрне искә төшереп, чыра белән каен тузына яза башлаган. Аны бик кызыксынып күзәткән нәни җәнлекләр дә, аннан күреп, рәсемнәр төшерә башлаганнар. Бу эш барысына да бик ошаган.

Шулай итеп, кабат җиләкле җәйләр килгән. Көннәрдән беркөнне карт урман аланында ниндидер тавышлар ишеткән һәм шунда таба ашыккан. Ни күрсен, чыршы янында бер-берсенә сыенып, ике кечкенә кыз бала утыра ди. Яннарында буш тырыслар тора, ә үзләре елыйлар икән. Карт, җайлап сораша торгач, балаларның әниләрен шатландырырга теләп җиләккә китүләрен, кызганычка каршы, урманда адашуларын белгән. Балалар бу вакытта җиләк өлгермәгәнен белмәгәннәр шул.

Карт балаларны бик кызганган. Алар янына шүрәлеләр, җәнлекләр җыелышкан. Балалар, аларны күреп, тагын да катырак елый башлаганнар ди. Җан ияләре барысы да аларга ярдәм итәргә теләгәннәр. Иң өлкән шүрәле, картны һәм балаларны урман читенә кадәр озатырга ризалашкан.

Шактый бара торгач, урман бетеп, кыр башланган. Еракта авыл өйләре күренгән. Балалар, үз авылларын танып, бик шатланганнар. Карт белән шүрәлене кунакка чакырганнар. Шүрәле, бу авылда күптәнге танышы Былтыр яшәгәнен искә төшереп, чакыруны әдәпле генә кире каккан. Карт, балалар бик ялынып чакыргач, ризалашкан.

Балаларны югалттык дип, кайгыга баткан әти-әниләре, исән-сау балаларны күреп, шатлыктан нишләргә дә белмәгәннәр. Алар картны бик кадерләп кунак иткәннәр.

Бу көнне авылда зур бәйрәм булган. Картны да шунда алып киткәннәр. Искиткеч бәйрәм булган бу. Нинди генә уеннар уйнамаганнар! Капчык белән көч сынашу, йомыркалы кашыкны авызга кабып йөгерү, күзне бәйләп чүлмәк вату дисеңме! Картка бу бәйрәм бик ошаган, үзе дә уеннарда катнашкан әле.

Авыл кешеләре бу бәйрәмнең Сабантуй дип аталуы, язгы кыр эшләре беткәч, бергәләп, рәхәтләнеп бәйрәм итүләре турында сөйләгәннәр.

Бәйрәм беткәч шатланышып өйгә кайткан балалар әти-әниләре белән картны үз яннарында калырга бик кыстаганнар. Әлбәттә, каласы килгән аның, тик урман киекләре-дуслары турында да уйлаган. Барысы белән саубуллашып, кунак итүләре өчен рәхмәт әйтеп, авылга килеп йөрергә вәгъдә биреп, урманына юнәлгән.

Шулай еллар үткән, нәни кызлар да үсеп җиткәннәр. Мәктәпне тәмамлап, калага укырга киткәннәр. Тик үзләрен коткарган изге күңелле картны онытмаганнар алар. Урманга барып, хәлләрен белеп йөргәннәр. Карт үзе дә кунакка килгәләгән.

Чираттагы җәйге каникулларына кайткач, кызлар, гадәттәгечә урманга юнәлгәннәр. Тик... картны тапмаганнар алар.  Алар янына өлкән шүрәле килгән һәм кызларга картның кешеләргә юл күрсәтүче иң якты йолдызга әйләнүе турында сөйләгән. Ул кызларга каен тузыннан ясалган бер китап тапшырган. Кызлар, дулкынланып, аны кулга алганнар.

Иң беренче битенә зур итеп, Сабантуй дип язылган ясалма китапта карт нәни җәнлекләр өчен язган әкият, шигырь, хикәят, уеннарны җыеп барган. Шунда ук алар ясаган рәсемнәрне дә җыйган ди. Кызлар бу кадерле бүләккә бик шатланганнар. Калага баргач, бу китапны гәҗит-журналлар чыгаручы укытучыларына да күрсәткәннәр ди. Алар, бергәләшеп, китап белән танышканнар һәм бу игелекле эшне дәвам итәргә дигән фикергә килгәннәр. Шул көннән башлап, балалар өчен «Сабантуй» журналы нәшер ителә башлаган.

Карт, якты йолдыз булып, бүген дә адашканнарга юл күрсәтә, яктылык тарата ди.

Зеленодол районы С.К. Гыйматдинов исемендәге

Осиново гимназиясенең 3А сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев