Борын-борын заманда ук түгел, әмма безнең көннәргә кадәр берничә гасыр элек булган ди әлеге вакыйгалар. Бик калын, зур, кара урман уртасында бер карт яшәгән ди. Монда ничек килеп эләккәнен дә хәтерләмәгән ул, исемен дә белмәгән. Үзен белә белгәннән биредә, киек-җанварлар, урман кошлары, шүрәлеләр янәшәсендә яши икән. Колач җитмәслек йөзьяшәр имән куышы аның йорты, урман уртасыннан челтерәп агучы кечкенә инеш эчәр суы, табигать нигъмәтләре ашар ризыгы, биредәге барлык җан иясе аның дуслары булган. Җәнлекләрне бик яраткан, кайгырткан, хәтта аларның телләрен дә белгән бу изге күңелле карт. Тирә-юньдәге татар авылларына барып, кайвакыт кешеләр белән аралашкаларга яраткан шаян шүрәлеләр белән рәхәтләнеп татарча сөйләшкән. Алар аша урман читендәге тормыш турында да белгән ул. Тик, никтер, урманнан чыгарга батырчылыгы җитмәгән. Аның янында Кәҗә белән Сарык та яшәп киткәннәр әле. Аларның бүреләрне куркытып, боткаларын ашап, юлларын дәвам итүләре булган. Киң күңелле карт, аларны күреп, үзенең өенә дәшкән. Карт янында яшәп, инешнең шифалы суларын эчеп, сусыл үләннәр ашап, җәй буе кунак булганнар алар. Карт укымышлы Кәҗәдән хәрефләр танырга, язарга өйрәгән. Чөнки Кәҗә авылда яшәгәндә Гали белән дус булып, белемгә өйрәнгән булган. Картка кунаклары белән бик күңелле булган, әлбәттә. Тик алар, кышкы суыклар башлану белән, кире авылга кайтып киткәннәр ди. Нишләсен, карт кабат үзе генә калган. Тик күңелсезләнмәгән ул. Ауга киткән җәнлекләрнең балаларына күз-колак булып торган, нәни шүрәлеләрне тәрбияләгән. Нәниләр аны бик яратканнар, чөнки карт төрле әкиятләр, кызыклы уеннар уйлап чыгарырга бик оста булган. Көннәрдән беркөнне аның башына бу әкият-шигырь, уеннарны язып барырга кирәк дигән уй килгән. Кәҗә өйрәткән хәрефләрне искә төшереп, чыра белән каен тузына яза башлаган. Аны бик кызыксынып күзәткән нәни җәнлекләр дә, аннан күреп, рәсемнәр төшерә башлаганнар. Бу эш барысына да бик ошаган.