Ике аерылмас дус
Моннан йөз ел элек чамасы, борын-борын заманда, ике дус яшәгән ди. Алга, артка карасаң да бу иптәшләр гел бергә икән. Дуслыклары шулкадәр нык ки, берсен-икенчесеннән, икенчесен-беренчесеннән һич тә аерып булмый икән. Кайбер кешеләр хәттә аларның яхшы мөнәсәбәтләреннән көнләшкән дә, «кырын» караучылар да аз булмаган. Якын дуслары аларга, яратып кына, «Агалый белән Тагалый» дигән кушамат та таккан ди. Ә бу иптәшләрнең исемнәре ничек соң? Хикмәт шунда икән, бу бик зур сер булган, беркемгә дә әйтәселәре килмәгән аларның, чөнки бик күп еллар узгач, 2014 нчы елда гына бер фикергә килгәннәр икән. Тик, синең өчен укучыбыз, мин бу дусларның исемнәрен белдем һәм сиңа да әйтергә әзермен: берсе – Сабан, икенчесе – Туй икән боларның. Исемнәре бигрәк сәер дисәгез, ә мин сезгә менә болай дип җавап бирәм: «Җисеменә күрә – исеме!»
Сабаныбыз безнең бик тырыш, уңган икән. Бар эшен дә ахырына җиткереп, матур итеп төгәлли белә. Бик зур, күләмле эшләр башкаргач, рәхәтләнеп ял итәргә ярата. Ә Туй исемле дустыбыз биергә, җырларга, уен-көлкене үз итә. Бер дә тик утырмый инде. Шуның кадәр төрле кешеләр ничек дус булган дисезме? Монсын инде мин сезгә әйтмим, сер булсын әле.
Сабан белән Туйның иң яраткан эшләренең берсе – сәяхәт. Әйе, алар шәп сәяхәтчеләр булган ди. Һәр иртә, кулга-кул тотынып, берәр яңалык артыннан чыгып киткәннәр. Берсе икенчесеннән калышмый, икенчесе беренчесеннән алга да, артка да чыкмый. Г-е-е-ел янәшә баралар икән.
Менә бүген дә алар редакциягә юл тоттылар, тик юлны гына белмиләр икән. Көн барганнар, төн барганнар... Утырып ял алганнар, тагын юлга кузгалганнар, тик редакция күренми дә күренми. Күп көннәр, атналар үтеп тә киткән, Сабан белән Туй үзләрендә ниндидер сәерлекләр сизә башлаганнар. Көннән-көн ике дус бер-берсеннән адым да ерак китә алмас хәлгә җиткәннәр, ә иң кызыгы – аларның гәүдәләре бер-берсенә ябышып ук калган ди. Сабан белән Туй моңа артык игътибар да бирмәгән. Ничек инде дисезме? Сәбәбе нык гади: алар бик якын, аерылмас дуслар!
Сүз башыбыз шүрәле бит әле дигәндәй, киредән сәяхәткә әйләнеп кайтыйк. Ике дусның алда бик зур максатлары бар. Редакциягә ничек юлны табарга? Сабан белән Туй янәдән алга юнәлделәр. Менә берзаман юл читендә бер таныш булмаган гына шәүлә күренде. Кем бу? Үзе бик чибәр, төз гәүдәле.
– Исәнмесез, әфәнде. Сез кем буласыз? – дип сорады ике дус.
– Исәнмесез. Мин газеталар редакторы – Шәһит Шаммазов булам. Ә сез кем соң? Мин сезгә кем дип эндәшергә дә белмим, кыюлыгым җитми, – дип уңайсызланып кына җавап бирде Шәһит ага Шаммазов.
– Ә бе-е-ез...Бе-е-е-з... Без– Саба.., ә юк, ни.. Туй.. Без – Сабантуй!
– Сабантуй? Нинди күркәм исем-бу! Танышуыма шатмын, дусларым, – дип елмайды редактор.
– Без редакциягә юл эзлибез, тик очына гына чыга алмыйбыз. Безгә ярдәм итмәссезме?
- Әлбәттә, дусларым! Әйдәгез, минем белән.
Юл буе Сабантуй һәм Шәһит ага бик күп нәрсәләр турында сөйләштеләр. Шәһит ага бу дусларның татлы телләренә, эчкерсез булуларына, төрледән-төрле яңалык бирүләреннән, күркәм әсәрләренә, кызыклы уеннарына таң калып барды. Редакциядә Сабантуйны яраттылар, халык та үз итте.
Менә 2024 нче ел. Кулымда «Сабантуй» журналы, ә, ю-ю-юк ике аерылмас дус! Йөз ел дуслыкларын саклап, сезгә, безгә үрнәк күрсәтуче иптәшләр –Сабантуй бит!
Арча районы, Г.Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев