Иң яраткан кешем
Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм, чөнки мин бабамны күрү бәхетенә ирештем.
Бабамның исеме Газетдинов Расим. Ул 1939 елның 20 октябрендә туган. Бабам бик озын һәм катлаулы тормыш юлы үтә. 2 яшендә ятим кала. Әтисе, 12 баласын калдырып, Бөек Ватан сугышында яу кырында минага эләгеп шартлый. Бабам гомер буе Актаныш районы Пучы авылында яшәп, Нур Баян исемендәге колхозда эшләде. Унсигез яшендә урып-җыю вакытында кырда эшләгәндә комбайнга кысылып аягын өздерә. Икенче группа инвалид булуына карамастан, җәмгыяттә үз урынын табып, әбием белән 5 бала үстерәләр.
Быел бабама 84 яшь тула. Ул әле бозаулар, кош-кортлар тота. Буш вакытында китаплар, газета-журналлар укый. Безгә үткән тормышы турында сөйли. Акыллы, тырыш булыгыз дип безне аркабыздан сөя. Менә шундый бабам бар минем!
Вәҗетдинов Тимур, Минзәлә шәһәренең 1 нче мәктәп укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев