Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Казан шәһәре Ф.Г. Аитова исемендәге 12 гимназиянең 6 «А» сыйныфы укучыларының иҗат эшләре

«Сабантуй»га 100 яшь!

Йөз ел элек яшәгән ди бер кеше. Сабан туе бәйрәме көне ул бәйрәм карарга чыккан. Акрын гына юлдан барганда, очраган ди аңа бер газета. Ул газета, моңаеп кына җилне тыңлап очып барганда, шул кешенең кулына эләгә. Бу кеше аны тотып ала да  сорый:

– Син нигә шул хәтле боек? Сине берәрсе рәнҗеттеме әллә?

– Минем исемем  юк, шуңа күрә моңаям, – дип җавап биргән ди газета.

Бу кеше әйтә:

  • Бүген бит бәйрәм – Сабан туе. Әйдә, исемең Сабантуй булсын.

Газетаның күңеле күтәрелә, исеменә шатланып, күңелле генә очып китә. Шул көннән, үсә-үсә, журналга әйләнә.

Шулай итеп, йөз ел да узып китә.

Камилла Сафина, 6 а сыйныфы укучысы

 

Борын-борын заманда яшәгән ди бер китапханәдә журнал. Ул бик күңелле, уңган булган, ләкин бер проблемасы бар икән. Аңа әле исем кушмаганнар. Ул исемсез булган.

Беркөн ул китапханәдән чыга һәм урам буйлап йөреп китә. Аңа бик күңелсез була. Журналга юлында бер кыз очраган. Алар сөйләшеп киткәннәр, дуслашканнар. Кыз, үзе дә сизмичә, дустын Сабантуй дип атый. «Нигә миңа андый исем бирдең?» – дип сораган журнал. «Дустым, син бит Сабантуй бәйрәме кебек якты, кызык, күңелле», – дип җавап биргән кыз. Сабантуйга бу исем бик ошаган һәм ул менә быел 100 яшен дә тутыра.

Амалия Гәрәева, 6а сыйныфы укучысы

 

Борын-борын заманда бер җирдә ике дөнья булган: китап-журнал дөньясы һәм кешеләр дөньясы. Китаплар дөньясында беркемгә кирәкмәгән бер журнал булган, аның хәтта исеме дә булмаган! Ул бөтенләй буш икән! Көннәрдән бер көнне бу журналны китаплар-журналлар дөньясыннан куып чыгарганнар.

Шул көннән бу журнал дөньялар буйлап сәяхәт итә башлаган, ул кешеләр дөньясына килгән. Кызганычка каршы, кешеләр дөньясында китаплар, журналлар һәм төрле-төрле әйберләр тере түгел икән. Һәм безнең журналыбыз хәрәкәт итә алмаган, ул бары тик кешеләрнең аны таптауларын гына күзәткән.

Ике көн үткән, журнал шулай ята биргән, ул бик моңсу булган. Менә бервакыт журнал үз өстендә кешене күрә. Кем бу? Ә ул китаплар, журналлар чыгаручы икән! Китаплар, журналлар чыгаручы буш журналны алган һәм үз дөньясына алып киткән. Журнал бик гаҗәпләнгән, яшәүгә өмете уянган. Ул үзгәрә һәм матуррак була алырмын, дип өметләнгән. Бу вакытта китаплар, журналлар ясаучы тылсымлы таягын алган, аның битләрен ачып, таягы белән йөрткән. Һәм... журнал үзгәрә башлаган. Журналда рәсемнәр, хикәяләр, текстлар барлыкка килгән. Кинәт китаплар, журналлар ясаучы әйткән: “Сабантуй! Синең исемең Сабантуй була!”.

Шул журналга хәзер йөз яшь! Сабантуй турында хәзер һәркем белә, һәркем аны яратып укый!

Милана Любимова, 6а сыйныфы укучысы

 

 

Борын-борын заманда яшәгән ди бер әби. Ул бик акыллы, зирәк булган, барлык-барлык сорауларга җавапларны белгән. Әгәр инде сорауларга җавап бирә алмаса, акылны китаптан карарга кирәк, дип киңәш биргән. Беркем дә акыллы китапның нинди булганын белмәгән. Күрше авыллар аңың шулай яхшы яшәвен күреп көнләшкәннәр һәм үз авылы кешеләрен әби янына җибәрергә булганнар. Алар әбинең өенә кергәннәр. Ә өендә «Сабантуй» журналын гына күргәннәр. «Сабантуй» журналы барлык сорауларга җавап бирә икән. Бу хәлдән соң бөтен кеше дә үзләренең балаларына «Сабантуй» журналы алдыра башлаганнар.

Алия Кәримова, 6 а сыйныфы укучысы

 

Яшәгән ди, булган ди, бер журнал. Ул әле бик кечкенә булган, исеме дә булмаган. Шул кечкенә генә журнал китапханәнең өстәлендә ята икән, ә башкалары, мактанып, шүрлекләргә урнашканнар.

Беркөнне китаплар шул бәби журналны күреп алганнар.

  • Карагыз әле, бу кечкенә журналның исеме ничек икән?  – әйтә карт сүзлек.
  • Белмим, тышында да язылмаган. Әйдә  үзеннән сорап карыйк. – ди китап апа.
  • Кара әле, дускай, синең исемең ничек соң?
  • Мин үзем дә белмим, мин әле бик кечкенә. Мин шул хәтле үземә исем сайларга телим,ләкин үзем таба алмыйм. – дип елап әйткән кечкенә журнал.

Ишеткәч, китап апа белән сүзлек тизрәк булышырга теләгәннәр.

  • Тукта, елама, хәзер без сиңа исем табырбыз. Бәлки, “Яңгыр” дип исем кушарбыз? – ди китап апа.
  • Юк инде, кара, аның тышлыгын, рәсемнәре бик төсле һәм кызык! Бәйрәмдә шикелле. Аңа ниндидер бәйрәм исеме кирәк.
  • Хәзер мин үземдә матур бәйрәм исеме табырмын, – ди сүзлек.
  • «Яңа ел» дип кушсак? Килешә дип уйлыйм, – ди китап апа.
  • Шәп, ләкин мин күбрәк килешкән исем таптым! Менә, кара «СА-БАН-ТУЙ» – шатланып әйтте сүзлек.

Бөтен китапларга да бу исем бик ошады, аны «Сабантуй» дип калдырдылар.

Ә хәзер бу журнал үскән, тагын да матурланган, 100 еллык бәйрәмен билгеләргә җыена икән. Иң якын дуслары китап белән сүзлектә бәйрәмгә җыеналар ди.

Нәзирә Вәлиева, 6а сыйныфы укучысы

Укытучылары Рузилә Тәлгат кызы Хуҗина

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев