Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Күлдәге маҗара

Ямьле җәйнең матур бер көнендә укытучыбыз җитәкчелегендә сыйныфыбыз белән табигать кочагына ял итәргә бардык. Тирә-юнь яшел хәтфәгә төренгән, күк йөзе аяз иде. Кояш үзенең җылы нурлары белән әле беребезне, әле икенчебезне иркәләде. Янәшәдә үсеп утыручы горур наратларда берсен-берсе уздыра-уздыра кошлар чут-чут сайрады.

       -  Тыңлагыз әле, балалар, минем җырым моңлырак; ә минеке көчлерәк! дияләр сыман тоелды алар безгә.

Табигатьнең матурлыгына хозурланып, тамак ялгап алдык. Туп белән төрле уеннар уйнадык.

Көн кызганнан-кыза барды. Якында гына бер күл бар иде. Аның  өсте сихри тынлыкка баткан. Укытучыбыздан рөхсәт сорап, без күлгә йөзәргә кердек. Шау-гөр килеп йөзеп йөргәндә, кинәт Алинәбезне күздән югалттык. Аның әйбәт йөзүендә беребезнең дә шиге юк иде, чөнки ул йөзү буенча ярышларда һәрвакыт беренчелекне алып бара. Шуңа да карамастан, бик борчылдык. Аны чакырып кат-кат кычкырдык – ул җавап бирмәде.

Берничә минуттан Алинә су өстенә калкып дигәндәй килеп чыкты. Кулына зур алтын алка тоткан иде. Без бөтен игътибарыбызны шул алкага юнәлттек. Ул кояшның нурларында җем-җем килеп, күзебезне чагылдырып ялтырады. Озак та үтмәде, судан сылу бер кыз йөзеп чыкты. Ул бик моңсу, кайгылы иде. Анардан килгән салкынлык, барыбызны да суытты.

Кыз елый-елый инде бик күп еллар үзенең Дию пәриендә тоткынлыкта яшәвен сөйләде.  Ул аны су коенырга килгәч, аягыннан тартып алган икән... Шул вакыттан алып кыз кая гына китсә дә, Дию үзенең сихри көче белән кире күл төбенә тартып ала икән. Ә хәзер ул югалткан алкасын су өстенә эзләргә чыккан.

Алинә бу хәлне ишетүгә, әле генә тапкан алкасын аңа сузды. Беренчедән Алинә дә, без дә бу кыздан шүрләдек; икенчедән, аның урынында Алинәбезнең дә шулай Диюгә эләгә алуын күз алдына  китердек.

Бу вакыйгадан соң, укытучыбыз:

– Укучылар, хәтерлисезме, «Сабантуй журналының соңгы санында: Белмәгән урыннарда беркайчан да су коенмагыз! – дип, язылган иде. Бер гасырлык тарихы булган бу журналда һәрвакыт тирән эчтәлекле мәкаләләр, шигырьләр, хикәяләр, басылып тора. Киләсе яртыеллыкка да язылырга онытмагыз. Анда укыган киңәшләргә һәрвакыт колак салыгыз! дип, безгә тәрбия сәгате уздырып алды.

Күл буенда булган әлеге маҗаралы хәл, һәрберебезнең күңелендә уелып калды.

 

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 10 нчы гимназиясенең 4 «А» сыйныфы укучылары

Укытучы: Гөлнара Мөхәммәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев