Үләннәр патшалыгында
Әкият
Борын-борын заманда урман патшалыгы булган, ди. Көннәрдән бер көнне патша үләннәргә фәрман биргән: "Кем дә кем үзенең файдалы булуын исбатлый, шуны бакчамда үстерәчәкмен!" - дигән.
Үләнәр, бер-бер артлы патша янына килеп, үзләрен мактый башлаганнар. Иң беренчеләрдән булып Гөлҗимеш килгән .
– Мин – төрле витаминнарга бай һәм төрле авыруларга каршы торучы куак. Бакчаның бизәге дә! – дигән.
– Ә мин – кешеләрнең иң яраткан чәчәге. Төрле төстәге чәчәкләрем бакчаларны бизи, – дигән Гөлчәчәк.
– Ә мине “Кояш чәчәге” дип атыйлар. Күпләр яратып ашый! Орлыкларымнан ясалган хуш исле майны да гел кулланалар, – дип мактанган Көнбагыш.
Меңьяфрак та үзенең шифалы, төрле авыруларга дәва булуын дәлилләгән. Күкчәчәк тә калышмаган:
– Мин – кырларның бизәге генә түгел, ә организмдагы микробларны да юк итүче.
Патша бу үләннәрнең шифасы турында белгәч, барсын да үзенең бакчасында үстерергә булган. Шул көннән башлап Гөлҗимеш, Гөлчәчәк, Көнбагыш, Меңьяфрак, Күкчәчәк патша бакчасында бер-берсе белән дус-тату яшиләр, ди.
Элиза Хәмидуллина,
Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев