Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Александр Пушкин

(1799–1837)

Бөек рус язучысы һәм шагыйре Александр Пушкин 1799 нчы елның 6 нчы июнендә Мәскәүдә дворяннар гаиләсендә туа. Александрга Европадан килгән укытучылар белем бирә. Беренче шигырьләрен Пушкин 8 яшендә француз телендә яза. 1811 нче елда ул Царское Село лицеена укырга керә һәм 6 елын шунда уздыра. 

1833 нче елның сентябрендә Пушкин Пугачёв күтәрелешенә багышланган әсәрләре өчен материаллар җыю максатыннан Идел буйлап сәяхәткә чыга. Шунда ул 2 тәүлеккә Казанга да туктала. Сәфәр вакытында Казанда җыйган материалларын Пушкин «Пугачёв тарихы» китабында һәм «Капитан кызы» романында файдалана.  

Шәһәргә килгәч тә, шагыйрь хәзерге Рәхмәтуллиннар урамындагы «Дворяннар җыелышы» кунакханәсендә куна. (Бүгенге көндә бина ташландык хәлдә). Икенче көнне Сукно бистәсенә материаллар тупларга китә. Аннан соң шагыйрь Казан Кирмәненә туктала. Шулай ук Пушкин күп танышларында кунакта була.  

Казанда бөек шагыйрь исеме белән бәйле урыннар шактый. Әйтик, 1899 нчы елда, шагыйрьнең 100 еллыгы уңаеннан, Пушкин урамы барлыкка килә. Ә 1965 нчы елда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры янында Пушкинга һәйкәл куела. Шулай ук Казанда Пушкин исемен йөрткән гимназия дә бар. Моннан тыш, Карл Маркс урамында Пушкин исемендәге мәдәни үзәк эшли. Ел саен шагыйрьнең туган көнендә, 6 нчы июньдә, Казанда төрле кызыклы чаралар, рус мәдәниятенә багышланган фестивальләр үткәрелә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев