Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Минем нәселем шәҗәрәсе

Татар халкының бик үзенчәлекле бер традициясе бар. Ул – нәсел шәҗәрәңне өйрәнү һәм белү.

«Җиде бабаңны белү фарыз», «Олыларны олылау, туган-тумачаңны, нәсел-нәсәбеңне белү фарыз», – дигән бабаларыбыз. Боларны белмичә,  нәселеңнең үткәнен, халкыңның тарихын белеп булмый. Һәр әби-бабай һәм ата-ана  үз баласына ике якның да нәсел шәҗәрәсендәге бабаларның тормышы, эш-гамәлләре турында сөйләп, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләргә, гадәт-йолаларны балаларга тапшырырга тиеш. Укучылар җиде буынга кадәр  нәселен беләме? Бабалары кемнәр булганнар?

Буыннар арасындагы бәйләнешне барлау һәм гаилә шәҗәрәсен булдыру максатыннан, Казан шәһәре 14 нче гимназиясенең 2-3 сыйныф укучылары әдәби уку дәресләрендә «Минем нәселем шәҗәрәсе» исемле проект эшен якладылар. «Әлеге проект укучыларда зур кызыксыну уятты, бу эшкә бик җаваплы карадылар, әти-әни, әби-бабайларны да җәлеп иттеләр. Гаилә белән берлектә башкарган шәҗәрәләргә без – укытучылар да сокланып күзәттек», – ди 14 нче гимназиянең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Фирдәүсә Шәрифҗанова.

 

Дуслар, шәҗәрәләрнең фотолары белән сезне дә таныштырырга булдык:

Вәлиева Динә, 3 д сыйныфы укучысы

Сабиров Адель, 3 г сыйныфы укучысы

Гайнуллин Әмир, 2 е сыйныфы укучысы

Әхмәтханова Азиза, 2 е сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев