Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Сабантуйга әкият булсын бүләгем!

Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 3 Б сыйныфы укучыларының иҗат эшләре

«Сабантуй»га котлау хаты

Балачак көзгесе кулда

«Сабантуй»га 100 тула.

Ак сакаллы бу сабыйны

Ничек котламый була?!

 

Балаларның бар эшләрен ,

Күңел, холкын аңлата.

Шуңа күрә аны бар да:

Карты, яше ярата.

 

Һәр битендә бардыр хикмәт

Сабыйларга юаныч.

«Сабантуй» килгән һәрбер көн

Алар өчен куаныч.

 

Ничә буын тәрбиясе

Үтте аның юлыннан.

100 ел буе һич төшмәде

Ул балалар кулыннан.

 

Сабыйларның зур байлыгы,

Ул шатлыклы көлүе.

Ничек рәхәт «Сабантуй»ның

Безгә бәхет бирүе!

 

Котлап Сине баш ияләр

Әниләр дә бәбиләр.

«Аңа тиңнәр һич юк!» – диеп

Әйтә безнең әбиләр. 

Мәликә Гыйләҗева

 

Йөз еллык журнал

Яшәгән ди булган ди Зилә исемле кыз. Көннәрдән бер көнне Зилә урамдагы балалар белән качыш уйнаган. Иң шәп урын чорма диеп уйлаган да   шунда качмакчы булган. Чормага менеп иске комод артына качкан. Караса, комод астында ниндидер сәер ут бар. Зилә иске киштәне этеп, ак, зәнгәр, алсу төсләр белән  ялтырап яткан кәгазь битләре кургән. Бу нинди могҗиза дип якынрак барса, бик матур  һәм кызыклы журнал килеп чыга.

Зилә кызыксынуын баса алмыйча журнал  эчендә нәрсә булуын белергә тели. Калтырый-калтырый журналны ачып, андагы  хәрефләр һәм саннар белән тулган күп битләрне күрә.  Бу журнал йөз ел элек бастырылган булган һәм анда кешеләрнең барлык белемнәре җыелган икән. Бу  журналда төрле сорауларга җавап табарга мөмкин, әмма белемнәргә чыннан да мохтаҗ булган кеше генә күрә ала икән аларны. Зилә барлык язылган мәкаләләрне укырга булды. Гаҗәп, Зилә журналда язылганнарның барысын да укый алды. Ул дөнья һәм үзе турында күп кенә яңа белемнәр тапты. Зилә бик мөһим әйбер аңлады –  бу журналны укысаң, акыллырак, тәртиплерәк һәм әдәплерәк буласың.

Көн саен укый Зилә журналны. Армый-талмый белем җыя. Ул үз сыйныфында иң акыллы, иң белемле укучыга әверелде. Хәзер инде Зилә дөнья серләрен өйрәнү өчен галим булырга хыяллана.

Көннәрдән бер көнне сыйныфташлары Зиләнең үзгәргәнен күреп алалар да :

- Зилә, кара әле, син шундый акыллы, гел дүртле, бишле билгеләренә генә укыйсың. Ничек шулай бу? – дип сорыйлар.

 - Дусларым, мин бит йөз еллык журнал  таптым. Анда шундый кызыклы фәнни мәкаләләр, хикәяләр, шигырьләр, төрле  шаян биремнәр, кроссвордлар бик күп. Башымны күтәрмичә укыйм! Әйдәгез күрсәтәм!

 Шул көннән башлап Зилә дуслары белән   бергәләп «Журналны саклаучылар» түгәрәген төзиләр. Мәктәптән соң журнал укыйлар һәм укыганнары турында фикер алышалар. Кем белә, бәлки, алар мәңге яшь калу яки  вакыт машинасын төзү серен ача алырлар?

Шул вакыттан бирле күп еллар үтте һәм Зилә танылган галим һәм журналистка әверелде. Үзенең белемнәре белән уртаклашыр өчен яңа  журнал чыгара башлады. Анда Зилә дөнья серләрен балаларга һәм өлкәннәргә аңлата. Бу журналның исеме «Сабантуй»!

 

Малик Хәсәнов

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев