Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Шәвәли, Шүрәле һәм Яшь ленинчы

Элек заманда яшәгән ди ике дус, Шәвәли белән Шүрәле. Алар бик дус һәм тату булганнар.

Җылы җәйнең иң матур бер  көнендә  алар икәүләшеп урман ягына таба барырга чыкканнар. Урман юлы бик матур, киң, озын булган. Күбәләкләрне тота-тота, чәчәкләр җыя-җыя, бөҗәкләр белән сөләшә-сөйләшә йөри торгач, Шәвәли белән Шүрәле бер юлга килеп чыкканнар.  Карасалар елап утырган  Су анасын күреп алалар, һәм сорыйлар:

– Су анасы син нишләп елыйсың?

– Ничек инде еламаска, минем суым пычранып бетте, бөтен дусларым балыклар да, бакалар да елгадан качып беттеләр, шуңа миңа бик күңелсез, –дип җавап биргән ул.

–       Борчылма, без сиңf ярдәм итәрбез, хәзер без аны тиз генә чистартып куябыз, – дип җавап биргәннәр ике дус.

Шулай итеп, күз ачып йомганчы алар елганы чүп-чардан тиз генә чистартып та куялар. Су анасы бик сөенә һәм рәхмәт йөзеннән аларга тылсымлы чәчәк бүләк итә:

– Бу чәчәк гади генә түгел, карагыз аны, ул тылсымлы, һәм бик кирәк булган очракта гына сез аннан ярдәм сорый аласыз, ул сезгә булышыр, тик исегездә тотыгыз, ул бер генә тапкыр сезгә ярдәм итә алачак!

Шулай рәхмәтләрен әйтеп, Шүрәле белән Шәвәли юлларын дәвам итәләр. Бара торгач, боларның каршысына Яшь Ленинчы бүрекәй килеп чыга. Бүре чаба-чаба мышнап беткән.

Бүрекәй, син кая чабасың? дип сораганнар болар.

 – Ничек инде кая?! Сез ишетмәдегезмени әле, бүген бит бәйрәм, зур бәйрәм, Сабантуй аланында «Сабантуйга 100 яшь»!  Әйдәгез бергә барабыз, бик күңелле булачак! – ди икән бүрекәй.

Ләкин без бит чакырулы түгел, без бара алмыйбыз.

Әлбәттә бара аласыз, ул бит Сабантуй, анда барлык теләгән кеше дә килә, аның ишекләре һәрчак ачык! Әйдәгез  утырыгыз миңа, бергә барабыз, бергәләп бәйрәм итәрбез, – дип әйтә дә бүрекәй, боларны бәйрәмгә алып китә. Шулай итеп болар өчесе дә, Сабантуй аланына юл тотканнар. Бара торгач каршыларына ЗТК исемле аҗдаһа  килеп чыга. Һәм болай ди: – Сез кая барасыз ул?

– Без Сабантуй туган көненә барабыз аҗдаһа, зинһар ашый күрмә безне! –диләр дуслар.

  • Мин сезне ашамыйм,ләкин сез башта минем биремнәремнең берсен чишәргә тиеш буласыз! – дигән аҗдаһа

Шәвәли, Шүрәле һәм Яшь ленинчы бер-берсенә карашып торалар да, ризалашалар.  Аҗдаһа аларга ике биремнең берсен сайларга куша. Беренчесе ул аның яраткан ЗТК биремнәрен чишеп карау, ә икенчесе ул, Йомшак торт пешерү. Дуслар ике дә уйламый, әлбәттә торт дип җавап бирәләр, чөнки алар бит туган көнгә баралар, ә туган көн тортсыз була ди мени инде! Ләкин болар уйга бата, ничек кайчан пешерергә инде аны... Шул чакта Шүрәленең исенә теге Тылсымлы  чәчәк килеп төшә. Һәм Тылсымлы чәчәктән, ярдәм сорыйлар.  Тымсымлы чәчәк, болар күз йомганчы, шул ук минутта искиткеч зур, тәмле йомшак торт барлыкка китерә. Дуслар бик сөенәләр, һәм инде йөгерә-йөгерә үзләренең тәмле тортлары белән туган көнгә килеп керәләр.  Сабантуй аланы искиткеч зур, матур була, аланның һәрбер почмагында ниндидер уеннар уйныйлар, җырлыйлар, бииләр икән. Шүрәле шундук капчык киеп сикерү уенына йөгергән, Шәвәли чүлмәк ватарга чаба, ә  Яшь Ленинчы   шулай итеп дуслары ярдәмендә үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәргә, бәйрәмгә вакытында  килеп җитә. Шулай итеп дуслар бергәләп Сабантуйның 100 еллыгын искиткеч күңелле итеп , бергә-бергә  матур  итеп үткәрәләр!

 Казан шәһәре А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең 4 нче А сыйныфы укучылары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев