Соры аю машинасы
Бер урманда яшәгән ди ике аю, бер төлке һәм бер сандугач. Соры аю бик тә яңа әйберләр уйлап табарга һәм ясарга яраткан, ә ак аю бик эшчән һәм тыныч булган.
Төлке төрле-төрле ризыклар пешерергә оста икән. Көннәрдән бер көнне соры аю җирдә бары көн генә булсын дип, мәңгелек көн машинасы ясый. Алар шул ук төндә аны тикшереп карарга булалар. Шул ук вакытта төн китеп, көн башлана. Соры аю бик тә аңа шатлана һәм барлык дусларын да уйнарга чакыра. Ак аю әйтә икән: «Хәзер тешне генә чистартам да чыгам» – дигән. Ә соры аю аңа: «Нигә чистартасың, без бит йокларга ятарга җыенмыйбыз», – дигән. Шулай итеп, төнгә каршы башкарыла торган эшләр барысы да төшеп кала.
Урман ияләре барысы да җыелып, аланга уйнарга чыгып китәләр. Алар нинди генә уеннар уйнамаганнар. Биегәннәр, җырлаганнар, йөгергәннәр. Ә төлке үзенең тәмле ризыкларын гел йоклар алдыннан гына пешерә торган булган. Һәм инде аның ризыклары белән бөтен урман сыйланган булган. Уйный-уйный тамаклары ачкан җәнлекләр төлкедән: «Нигә син пешермисең? – дип сораганнар. Ә ул аларга: «Мин бит йоклар алдыннан гына пешерә идем. Төн булмагач, мин пешерә дә алмыйм,» – дигән. Сандугачның да, ике аюның кәефләре төшкән.
Менә бер көн икенче көнгә, икенче көн өченче көнгә алышынып торган. Ял итәргә төн булмагач, җәнлекләр бик арыган. Уйныйсылары да килмәгән. Һәм ак аю ул яктыра торган утны сүндерергә кирәк дигән, калганнар да аның белән килешкәннәр. Соры аю төн машинасын да ясарга мәҗбүр булган. Җиргә караңгылык иңгән. Ак аю әйткән: «Дуслар, төн булмаса, бик читен икән, безгә ял итәргә дә кирәк бит». Урман ияләре йокыга киткәннәр. Менә шуның белән әкият тә беткән.
Әмир Кәримуллин , Балык Бистәсе районы, Күгәрчен урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев