Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Тормыш юлымда бабамны үрнәк итеп куям!

“Тир түкми, икмәк үсми”, - диләр. Иген игү борынгыдан иң изге, иң дәрәҗәле хезмәт саналган. Әмма, кабарып торган йомшак күмәчкә әверелеп, безнең өстәлләргә килеп җиткәнче, икмәк шактый авыр һәм озын юл үтә... Иген игү, бер караганда, еллар буена нык камилләшкән, һәркем башка ала торган гап-гади хезмәт кебек: сөрәсең, чәчәсең, урасың... Ләкин ничек сөрергә? Кайчан сөрергә? Ничек урырга?...

Хатыйп  бабама мин шул сорауларны бирдем. Ул - көннәрнең сәгатен һәм минутын оста файдаланучы, җиргә йөрәк җылысын биреп, кадер-хөрмәт күрсәтеп, тир түгеп эшләгән тәҗрибәле игенче.

Минем бабам, әниемнең әтисе,  Сибгатуллин Хатыйп Зәки улы. 1947 елны Азнакай районы, Татар Шуган авылында дөньяга килгән. Чалпы урта мәктәбен тәмамлагач, Армия сафларына хезмәт итәргә китә. 2 ел ракетчылар гаскәрендә хезмәт итеп туган авылына кайта. Хезмәткә, җиргә гашыйкъ Хатыйп игенче һөнәрен сайлый һәм үзенең 54 ел гомерен иген үстерүгә багышлый. Хәзер бабама 76 яшь. Ул -  Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы, Азнакай районының почетлы гражданины,  бик күп мактау кәгазьләре иясе. Аның турында бик күп гәҗитләрдә басмалар басдылар, телеведениягә тапшырулар төшерделәр.

Ә комбайнда йөрүнең мин кечкенәдән нәрсә икәнен беләм, дуслар...

Урып-җыю тәмамлангач, ашлыкны ындыр табагында чүп үлән орлыкларыннан арындырырга, җилләтергә, киптерергә, иген саклау урыннарына салырга, тегермәндә тарттырырга, икмәк пешерергә кирәк. Икмәк өстәлгә менгәнче, данлыклы игенчеләребез белән бергә, икмәк пешерүчеләребезнең дә зур бер армиясе тырышып эшли.

Ак мамыктай – ак күмәч -

Табынымда сый-хөрмәт.

Ул күмәчне үстерү

Сорый икән зур хезмәт.(Н.Гайсин)

  “Икмәк – җир һәм кояш баласы”, - диләр кешеләр. Иген үстерү өчен кеше төн йокыларын калдыра, күп көч сарыф итә, акылын эшкә җигә, аңа йөрәк җылысын бирә. Җиргә чәчелгән орлык, җирдән яшәү көче алып, кояшка, яктылыкка таба үрмәли. Бу вакытта игенче басуларга зур ышаныч белән карый, башаклар җырын дулкынланып тыңлый, мул уңыш үсүенә сөенә. Кара әле, ипи турында яза баш­лагач туктап булмый икән. Бабамның  күңел түрендәге мең хатирәсе уянып, йөрәгемне җилкендерде. Мин иписез заманда үсмәсәм дә, аның иң ка­дерле ризык икәнен аңлыйм. Бабамның һәр сүзен бирелеп тыңлыйм... Кәгазь һәм каләмемне алып, кайбер фикерләрен сызгалап та алам.

Икмәк! Ипи! Бабам өчен нинди якын сүзләр! Урып-җыю чоры – игенче өчен иң шатлыклы, җаваплы вакыт. Колхозчылар, совхоз эшчеләре үстерелгән уңышны, тизрәк җыеп алып, дәүләткә тапшыру өчен тырышалар. Тиешле дәрәҗәдә эшкәртелгән, киптерелгән орлыкны гына дәүләт амбарларына сакларга салырга була. Шул вакытта гына ул бөтенхалык байлыгына әверелә. Бабам белән  әңгәмәм бетмәс кебек:

- Хәзерге заман комбайннары игеннәрне һава коры торганда үз вакытында сыйфатлы итеп җыя алалар. Ләкин аларны  урып-җыюга алдан ук әзерләргә кирәк. Әгәр комбайн бункирында һәм орлык үтә торган башка механизмнарда тишекләр булса, гектарына 1,5-2 ц. уңыш югала, - ди бабам...

Менә инде 3 ел бабам лаеклы ялда. Тик шулайда урып-җыю чоры башланса, киңәш сорап тирә-юньнән бик күп киләләр. Бабамның хезмәт тәҗрибәсе бүгенге көндә бик күпләргә файда бирә.

Мин бик нык горурланам бабам белән. Аңа сәламәтлек һәм озын, тыныч гомер телим. 

      Нияз Фартдинов,

Азнакай  районы Актүбә ш.т.п. 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев