Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Туган телем кадере

«Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

«Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Туган телем

 

Бик яратам туган телне –

Әти-әнием телен.

Инде үстем, үз телемдә

Язам һәм укыйм бүген.

 

Тукай абый шигырьләрен

Туя алмыйм укып һич тә,

Әни сөйли әкиятләрен

Кышкы буранлы кичтә.

Әминә Шәрәфетдинова,

Кама Тамагы районы

 

Иркә гөлем чәчәк атар

«Туган телем – иркә гөлем», – диеп,

Назлаганнар телне электән.

Тик арада килеп чыга торган

Тел белмәүче, маңкорт кебекләр.

 

“Анам теле!” – диеп зурлап дәшү,

Әнигә тиң итү – зур иткән.

Тик арада килеп чыга барган

Әнисен һәм телен кимсеткән...

 

“Телне белгән – илләр ача”,- диеп,

Горурланып дәлил биргәннәр.

Тик арада килеп чыга барган

Үз теленнән үзе көлгәннәр.

 

“Әткәм-әнкәм теле!” – зурлап дәшеп,

Шагыйрь аны безгә калдырган.

Халкым теле, бөек туган телем

Үз телемдә дога кылдыра.

 

Үз телемдә укыйм, белем алам,

Үз телемдә сөйлим, куанам.

Шатлыкта да, авырлык булса да,

Үз телемдә сөйләп юанам.

 

“Туган телем – иркә гөлем”,- диеп,

Назлаганнар аны  электән.

Мәңге шиңмәс, үсәр, чәчәк атар,

Зурласалар безнең кебекләр.

Фәридә Гайфуллина,

Теләче районы Алан урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

 

 

Туган телем минем

Кызыл таудай горур син,

Чишмә суы кебек саф,

Җәйге җилдәй шифалы,

Минем газиз татар теле.

 

Җәлилең кебек батыр син,

Тукаең кебек бай.

Илһам абый кебек моңлы,

Минем газиз татар телем.

 

Горурланам синең белән,

Үткен булганың өчен.

Үз телемдә әнием белән

Сөйләшә алганым өчен.

Иллария Әгъләмова,

Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

 

Мәлбагышым

Кайчагында сорыйлар да миннән:

“Кайсы яктан килдең син үзең?”

Горурланып җавап бирәм шунда:

“Мәлбагыштан, – димен, – мин килдем".

 

“Мәлбагыш соң кайда?” – дисәләр, мин

Һич иренмим сөйләп китәргә.

Ерактан ук күренә Кызыл тау,

Мәллә ага безнең төбәктә.

 

Киң басулар, хәтфә тугайлары,

Урманнары, яшел болыннар...

Болыннарда, күрәм, атлар йөри,

Йөри анда җитез колыннар...

 

Чишмәләре челтери Мәлбагышның:

Сеңәшмәсе, Каран, Туплавы.

Инешендә балыклары йөзә,

Ә күкләрдә – Сабан тургае!

 

Кара алтын чыга безнең якта,

Нефть диләр аны урысча.

Мактанырга үзебез яратмыйбыз,

Сорамыйбыз сүзне бурычка.

 

Читкә китсәм, үзенә тарта авылым.

Йөрмим әле читтә адашып.

Көт син мине, Мәлбагышым,

 Кабат сиңа кайтам әйләнеп!

Ләйсән Кадырова,

Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы

 

Изге телем

  Син затлы да, батыр йөрәкле дә,

  Сабыр, акыллы да булгансың.

  Хыялларны чынга ашырырга

  Вакытын һәм җаен тапкансың.

 

  Гомер  буе  сине кысрыклап,

  Телем-телем итеп кистеләр.

  Тик шулай да намус белән яшәү

  Сиңа дан һәм шөһрәт китерде.

 

  Оныкларың  сине онытмыйлар

  Онытырлык түгел бит сине –

  Әткәм, әнкәм кебек кадерле

  Син, чыннан да, чын халык теле.

Луиза Абдуллина,

Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

 

Туган телем

Әткәм, әнкәйдәй кадерле,

И, минем туган телем.

Еллар үткәч бетәрмен, дип

Уйладыңмы, мескенем?

Бишектән төшкән сабый да

“Мамочка” дип эндәшә.

Ак яулыклы, алъяпкычлы

Әниләр безнең кайда?

Ак чәчле әбекәй белән

Түбәтәйле бабай да,

Телен югалткан сабыен күреп,

Газиз башын чайката.

Әнкәм теле, әткәм теле!

Син – минем тел ачкычым.

Гомерем буе саклармын!

Син – минем куанычым!

Син  - минем таянычым!

Альбина Вафина,

Азнакай районы  Мәлбагыш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы

 

Туган телем – газиз телем

Туган телем – газиз телем,

Горур телем, батыр тел.

Әти-әни бүләк иткән

Иң кадерле затлы  тел.

Ут төрттеләр – янмадың,

Су сиптеләр – батмадың,

Ассалар да исән калдың,

Һаман алга атладың.

Син – минем якты йолдызым.

Син - кояшым, син – аем.

Син – минем якты маягым

Син – минем куанычым.

Лилия Сәлахова,

Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

 

Тукай көне килә җиһанга!

Апрель җитсә, күңел шатлана,

Йөрәк ярсый, хисләр ургыла.

Ничек түзим, кошлар белән бергә,

Тукай көне килә җиһанга.

Көлә кояш, көлә бар дөнья,

Яз килгәнгә, һәркем сөенә.

Язлар белән туган авылга

Тукай көне килә җиһанга!

Зилия Шафикова,

Азнакай районы Мәлбагыш урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы  

 

 

Туган телем кадере

Үскән саен туган телнең
Кадере арта икән.
Күңелнең дә иң түренә
Кереп урнаша икән.

Бу дөньяда телләр бик күп,
Ә туган тел бер генә!
Синең белән гел янәшә
Атлап бара гомергә.

"Туган телен оныткан!" – дип
Чаң сугалар кайчакта.
Бик күңелсез булып китә
Менә шушы очракта.

Син күп телләрне белсәң дә,
Туган телең онытма!
Үз телеңдә "әти", "әни"
Дип әйтүдән курыкма!

Бу дөньяда бар халыклар
Дус-тату яшәсеннәр!
Бер генә телгә ялгыш та
Кимсетеп дәшмәсеннәр!

Әминә Сагеева,

Яшел Үзән районы Осиново бистәсе В.В.Карпов исемендәге лицейның 9нчы сыйныф укучысы

 

Туган телем

Туган тел дип сөйләшәләр.

Нигә туган икән ул?

Нигә шушы кадәр матур,

Нигә якын икән ул?

 

Татар телендә сөйләшә

Һәркем дә безнең өйдә:

Әти, әни, абый һәм мин –

Бу безнең тату гаилә.

 

Дәү әни дә, дәү әти дә

Гел татарча сөйләшә.

Алар миңа, бик яратып,

“Улым минем” – дип дәшә.

 

Шушы телдә сөйләшәләр

Бөтен туганнарым да.

Шуңа  матур, шуңа якын,

Шуңа туган ул миңа!

 

Ана теле дигән сүзне

Ишетәбез гел генә.

Әни дә берәү генә бит,

Туган тел дә бер генә.

 

Әнисенең телен белә

Һәрбер җәнлек баласы.

Бу дөньяда  бер бала да

Туган телсез калмасын.

 

Әниемнең бишек җыры

Кереп калган күңелгә:

Кош сайравын да ишетәм

Бары туган телемдә.

 

Туган телдә шаулашалар

Туган як каеннары.

Ана телемдә булганга,

Якын халкым моңнары.

 

Саф татарча матур итеп

Сөйлик без сүзебезне.

Әнине яраткан кебек,

Яратыйк телебезне.

Өйрәник телебезне!

Нарим Сәлмәнов,

Теләче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы                    

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев