Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Хезмәт сөючән әби-бабам белән горурланам!

Эш кешене бизи, ди татар халкы. Бизәп кенә калмый, ул – шатлык чыганагы да. Бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Мин үземнең бүгенге көндә Актаныш районы Олыимән авылында яшәүче бабаем – Җәмилов Флүн Җәмил улы һәм әбием – Гөлчирә Гани кызы турында язасым килә.

Бабаем, әбием икесе дә – хезмәт сөючән, тынгысыз кешеләр. Алар икесе дә Олыимән авылында туганнар, шушы авылда үскәннәр, үзләренә тиң парлар табып гаилә корганнар һәм гомер буе шушы авылда хуҗалыкта хезмәт куйганнар.

   Ватан алдындагы изге бурычын үтәгәч, яшь егет ике дә уйламыйча авыл җирлегендә эшләргә калам дигән ныклы фикер белән ут яна. Олыимән авылы хуҗалыгында бабаем Флүн - 41 ел буе үз эшен ихлас яратып эшли торган механизатор булып хезмәтен куйган ул.  Авыл хуҗалыгында эшләгән  кешеләр вакыт белән исәпләшеп тормыйлар. Иртә яздан кара көзгәчә механизаторның көнне төнгә ялгап эшләгән вакытлары аз булмый. Бабаем язын – чәчүдә, җәен – җыюда, көзен – сөрүдә булган. Без оныклары аның янына җыелгач, механизатор эшенең авырлыгын һәм шул ук вакытта рәхәтлеген дә сөйләргә ярата. Без аны тын да алмыйча тыңлыйбыз. Ул бит безнең туган илебез хуҗалыгы үсеше һәм бабаемның яшь, егет чагы. Һәр язда чәчү башлангач, ул хуҗалык машина-трактор паркынннан һәм басулардан урап кайта. Уракка төшкәч, яшьлеге үткән басуларны тагы бер кат урый, мөгаен шуның белән күңел тынычлыгы таба.  Авылның хәзерге механизаторлары белән аралашып, аларга үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып тора.

          Бабаемның басу эшләре вакытында, өйдән таң белән чыгып китеп, төнлә генә кайтуына әбием аңлап кабул иткән.  Хәер, әбием Гөлчирә дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Ул - 34 ел буе савымчы булып эшли.

    Гаиләңдә җылы мохит, аңлашып яшәү, эштән борчылып-сагынып көтеп алучы, кайгыртучан кешең булмаса, уңышларга ирешеп булмыйдыр ул.    Хезмәтләренең уңышлары булып ел саен диярлек алынган кыйммәтле бүләкләре, мактау кәгазьләре, медальләре моңа ачык дәлил.

    Бабай-әбиебез биш балаларын да тормышта үз урыннарын табарга, авырлыкларны җиңәргә, һәр башлаган эшләрен ахырына җиткерергә өйрәткәннәр. Хәзерге вакытта алар икесе дә тормышларыннан канәгать  булып, булганына сөенеп,  авылда гомер кичерәләр.

   Алар безне дә хезмәт сөяргә, эштән курыкмаска, сабыр булырга һәм туган җирне, авылны яратырга кирәклеген искәртеп торалар.

 

Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар

гимназия-интернатының  8 нче сыйныф укучысы

Җәмилова Нәзилә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев