Логотип Журнал Сабантуй
Әти-әниләр өчен

Кишер бик файдалы

Кишер

Кишерне азык дип тә, табигый даруларның берсе дип тә атап була. Анда С белән В төркеме витаминнары, йөрәк һәм кан тамырлары, шулай ук бөер һәм бавыр эшчәнлеге өчен кирәкле тозлар, микроэлементлар күп.

Көчле ютәлдән интегүчеләргә ярты стакан кишер согына бер аш кашыгы бал болгатып эчергә була. Салкын тиепме, чүп яки пычрак әйбер эләгеп күз начар күрә башласа да, ач карынга кишер согы эчергә кушыла. Эче катып җәфаланучыларга иртән бер стакан кишер согы эчәргә тәкъдим итәләр.

Әгәр дә җәрәхәтләнгән урынга кишерне төеп япсаң, яра тиз төзәлә. Кишернең орлыгында да дәвалау үзлекләре бар .Бер чәй кашыгы кишер орлыгын ярты литр су исәбеннән кайнатып төнәткәч көнгә 3-5 тапкыр яртышар стакан эчкәндә, бөердән ташларны кудыра. Авыздан ис килүчән булганда да кишер ашау яисә согын эчү файдалы. Әмма уникеилле эчәк җәрәхәте белән җәфаланганда кишерне саграк кулланырга кирәк.

Пешергәндә кишернең файдасы югалмый, яшелчә С витаминын күп югалта, тик шул ук вакытта анда А һәм Е витаминнары яхшы сакланып кала. Тик шуны исегезәдә калдырырга кирәк: А витамины майда эрүчән витамин.  Организм аны үзләштерсен өчен, кишерне май белән бергә кулланырга кирәк. Шуңа күрә, чи кишерне үсемлек мае яки каймак белән берлектә ашарга киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев