Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

5 сыйныфның 5 авырлыгы

5 сыйныфка күчү җиңел булсын дисәгез, урта мәктәптә баланы сагалап торучы берничә авырлыкка игътибар итегез.

Башлангычтан урта мәктәпкә күчү – бала өчен зур сынау. Дүрт ел буе барлык дәресләрне диярлек бер генә мөгаллим белән укып, аны икенче әни итеп күрә башлаган балага бөтенләй яңа тормышка ияләшергә туры килә. 5 сыйныфка күчү җиңел булсын дисәгез, урта мәктәптә баланы сагалап торучы берничә авырлыкка игътибар итегез. Сентябрьгә кадәр алар өстендә эшләргә өлгерәсез әле.

1.Мөстәкыйльлек таләп ителү. Бала үскән саен әти-әниләр аның ни рәвешле дәрес әзерләвенә сирәгрәк игътибар итә башлый. Укучы мөстәкыйль түгел, җаваплылыкны үз өстенә алырга күнекмәгән икән, яңа шартларга ияләшү авыр булачак, белем сыйфатының түбән тәгәрәве ихтимал.

 

2.Билгене “сорап алырга” ярамау. Башлангыч сыйныфларда балалар билгене укытучыдан “сорап алырга” ярата. Урта мәктәпкә күчкәч, бу инде мөмкин түгел. Лаеклы билге көндәлеккә шунда ук “менеп утыра”. Бала моңа әзер булырга тиеш.

 

3.Тизлек таләп ителү. Урта мәктәптә һәр эшне тизрәк башкарырга кирәк. Бу укуга да, язуга да кагыла. Әгәр бала башлангычта йөгерек укырга өйрәнмәгән, язуы да укытучы аңларлык түгел икән, җәй көне бу кимчелекләрне бетерү өстендә ныклап эшләргә кирәк. Текст белән эшләү күнекмәләрен ныгыту да зыян итмәс.

 

4.Укучы “үз бәясен” белергә тиеш. Башлангыч сыйныфларда укытучының бер бер җылы сүзе дә баланы канатландырып җибәрә ала. Үскән саен ул яшьтәшләре, сыйныфташлары сүзенә күбрәк колак сала башлый. Нәрсә генә ишетсә дә, үзенә ышанычны югалтмаска, нык булырга өйрәтергә кирәк.

 

5.Балага индивидуаль якын килү бетә. Предмет укытучылары бер көн эчендә бик күп балага белем бирә. Барысының да холкын, кәефен белеп бетерү мөмкин түгел. Башлангыч сыйныф укытучысы беренче дәрестә Әминәнең башы авыртып торуын, шуңа да икенче дәрестә аны такта янына чакырмау яхшырак икәнен белә. Ә урта мәктәптә бер дәрес – бер тамаша кебек, ул дәвам итми, яңасы башлана. Шуңа да баланы әлеге үзгәрешләргә алдан ук әзерләргә кирәк. Мәктәпкә сөенеп барырлык, яшьтәшләрен дә, укытучыларны да дус күрерлек булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев