Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Аутизмнан интегүче балалар да гадәти мәктәпләрдә укый

Бүген, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында аутизм белән авыручы балаларның мәктәптәге уңышлары хакында сөйләштек.Пресс-конференция барышында билгеле булганча, моңарчы өйдә генә белем алырга мөмкинле...

Бүген, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында аутизм белән авыручы балаларның мәктәптәге уңышлары хакында сөйләштек.
Пресс-конференция барышында билгеле булганча, моңарчы өйдә генә белем алырга мөмкинлекләре булган аутистлар, 1нче сентябрьдән башлап Казан мәктәпләрендә укый башлаганнар.

Аутизм - неврологик үсеш бозылу, фикер йөртү, кабул итү, игътибар югалу, кешенең социаль тәртибе булмау.
"В твою пользу" хәйрия фондының директоры Дарина Табакова белдергәнчә, бу уку елы башыннан Казанның 5 мәктәбендә аутизм авырулы балалар белем ала.
- Воронежда инде күптәннән үсеше катлаулы булган балалар белән эшлиләр. Тәҗрибә туплар өчен аларга барып, күреп, өйрәнеп кайттык. Аутизмлы балалар гадәти мәктәптә, гадәти сыйныфта белем ала. Бу мәктәптә укучы сәламәт балаларның дәресләре регуляр, аутистларныкы - ресурслы дип атала. Һәр баланың үз тьюторы бар. Ул аңа һәрчак ярдәмгә әзер: ашханәгә илтә, өй эшләрен исенә төшерә, укытучы белән аралашырга булыша. Аутистларның игътибары бик тиз югала, кыска һәм ачык итеп әйтмәсәң аңламаска да мөмкиннәр. Тьютор - үзе дә педагогика, психология факультеты магистранты - тәҗрибә дә туплый, балага да булыша, - дип аңлатты Дариан Табакова.
"Тьюторларны мин укыттым. Алар аутсит балаларның үз-үзен тотышын анализларга өйрәнде", - дип белдерде ресурслы сыйныфлар кураторы Светлана Шимшек.
- Безнең проект Татарстанда беренче. 10 ел Канадада эшләгәннән соң, тупланган тәҗрибәмне үзебездә куллана башладым. Эксперимент форматында гына башлап җибәрсәк тә, аның дәвамлы булуын телибез. Бүгенге көндә әти-әниләр хәбәр итүенчә, балалар дәресләргә бик теләп йөри, мәктәпкә барыр өчен һәр иртәне көтеп алалар. Гадәти балалардан аермалы буларак, алар башлангыч мәктәптә 6 ел укыячак. Әмма урта мәктәпне тәмамлау турында аттестат булачак. Беренче дуслары да барлыкка килгән: сәламәт балалар бик теләп аларга ярдәм итә, өй эшләре әзерләшә, аңлата. Әти-әниләре дә каршы килмәде, бер проблемалы мөрәҗәгать тә кабул итмәдек", - дип эшчәнлекләре хакында сөйләде Светлана.

Инвалид балаларга ярдәм итүче "Просто другие" иҗтимагый оешмасын гамәлгә куючы Анна Устиновская статистика мәгълүматларын да яңгыратып узды:
- Казанда аутизмлы 300 бала теркәлгән. Безнең оешмага аның 180-е мөрәҗәгать итте. Аутистларның сөйләм осталыгы юк, аларга аңлау авыр бирелә. Үземнең балам да шушы авыруга дучар булганлыктан, аңа белем бирүнең төрле юлларын эзләдем. Әлеге сыйныфлар, чыннан да, уникаль. Балаларга бары уңышлар гына телим! Киләчәктә балалар бакчасы да булдырсак бик әйбәт булыр иде, - дип теләк-планнары белән уртаклашты.
Баласы аутизм белән авыручы ата-аналар шушы "Просто другие" иҗтимагый оешмасына мөрәҗәгать итә ала. Биредә һәр бала үзе урынын, яклау-саклау таба алыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев