Бала көн саен ишетергә тиешле 10 җөмлә
Алар нинди?
Балабызга әйткән һәр сүз аның холкына тәэсир итә. Еш кына баланы түбәнсетерлек сүзләр дә әйтеп куябыз. Ә алар баланың күңелендә гомерлеккә эз калдырырга мөмкин. Шуңа да психологлар балага көн саен әйтергә кирәкле 10 җөмлә исемлеген төзегән.
Мин сине яратам
Бала 1 яшьтәме, 15ме ‒ мөһим түгел, “Мин сине яратам” дигән сүзләрне көн саен ишетергә тиеш. Әлбәттә, алар гамәлләр белән дә раслансын. Вакытны бергә үткәрергә, баланы тыңларга, аның проблемалары турында фикер алышырга кирәк. Болай эшләгәндә бала үзен тыныч һәм ышанычлы хис итә.
Минем шундый улым (кызым) булуга мин бик шат
Бала кечкенәдән үк үзенең уникаль булуын, башкалардан аерылып торуын аңласын. Көн саен балага аның дөньяга килүе сезнең тормыштагы иң мөһим вакыйга икәнлеген искәртегез. Гаиләдә бертуганнары булган балалар өчен бу аеруча мөһим.
Мин сиңа ышанам
Бала кечкенә генә кыенлык алдында да югалып калырга мөмкин. Чөнки ул үзенең сәләтенә тулысынча ышанып бетми. Ата-ана балада ышаныч тудырырга тиеш. Аны “Син булдырасың, мин сиңа ышанам”, - дип үсендереп, канатлар куеп тору кирәк.
Көнең ничек үтте?
Көннең ничек үтүе турында фикер алышып, баланың эчке дөньясы, уй-кичерешләре белән кызыксынып тору мөһим. Мәктәптә нинди яңалыклар булган, нинди күңелле яки күңелсез хәлләргә очраган. Әгәр бала кече яшьтән әти-әнисе белән уйларын уртаклашырга өйрәнә икән, димәк, тәрбияви нигезе нык булачак. Киләчәктә дә әти-әнисен якын дусты кебек тоячак.
Бирешмә!
Өлкәннәр, тормышта нинди генә авырлыклар булса да, алга барырга кирәклеген яхшы белә. “Күз курка ‒ кул эшли” принцибына таянып эш итәбез. Әмма балалар моны әле белеп бетерми, кечкенә генә авырлыкны да зур итеп кабул итә. “Беркайчан да бирешмә!” – менә шушы сүзләрне бала үзләштерергә тиеш. Нинди генә уңышсызлыкка юлыкса да, югалып калмаслык булсын.
Мин синең белән горурланам!
Баланың һәр адымы – ул аның уңышы. Балага шушы уңышлары өчен шатлануыгызны күрсәтегез. Ул моны сизеп торсын. Киләчәктә яңа ачышлар ясарга канатлар булсын.
Бер кочаклыйм әле
Американың танылган психологы Вирджиния Сатир раслаганча, баланы көненә кимендә 4 тапкыр, ул үзен яхшы хис итсен өчен – 8, ә дөреслектә, 12 мәртәбә кочакларга кирәк икән. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кочаклау стрессны киметә, физик һәм психологик сәламәтлекне яхшырта.
Мин һәрвакыт синең белән
Балаларга авыр хәлләрдә ярдәм итү мөһим. Ул үзе генә түгел икәнлеген тоярга тиеш. Авыр минутта аңа гаилә әгъзалары ярдәмгә киләчәк дигән уй белән кыенлыкларны күпкә җиңелрәк кичерәчәк.
Син акыллы
Балага ни өчен моны ишетү мөһимме? Ул үз-үзен түбәнсетергә тиеш түгел. Һәрчак аның акылын мактарга тырышыгыз.
Рәхмәт!
“Рәхмәт” сүзен ишетү, олыларга гына түгел, балаларга да ошый. Берәр ничек ярдәм итсә, рәхмәт әйтергә кирәк. Дөрес, кайвакыт бала эшне сез теләгәнчә башкармас та. Хаталар турында ипләп кенә аңлатырга кирәк. Ә “рәхмәт” сүзе ата-ананың баласы белән араларны якынайтучы тылсымлы таякчык.
Ә сез бу җөмләләрне еш әйтәсезме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев