Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала ни өчен ялганлый?

Баласының ялганын сизеп алган әти-әни, беренче чиратта, моның сәбәбен ачыкларга тиеш.

Ялганлауның начар гадәт икәнлеген әти-әни балага кечкенәдән аңлатып килә, ялган яхшыга китермәгәнлеген, гадәттә, бала кечкенәдән белә. Шулай да һәр баланың кайчан да булса бер ялган сөйләгәне була. Ялганлау гадәткә кереп китәргә дә мөмкин. Баласының ялганын сизеп алган әти-әни, беренче чиратта, моның сәбәбен ачыкларга тиеш.

Сәбәпләр төрле була ала:

1.Әгәр баланы артык кырыс итеп тәрбиялиләр, һәр нәрсәне тыялар, хәтта кечкенә генә хатасы өчен дә әрлиләр икән – әлбәттә, бала әти-әнисенең орышуыннан качу өчен үзеннән-үзе ялганлый башлый.

2.Еш кына бала начар тәртибе өчен әти-әнисе аны яратмый башлар дип курка. Андый бала һәрвакыт яхшы, тәрбияле булып күренергә тели. Тик һәрвакыт яхшы булып бетеп булмый. Шуңа бала әти-әнисенә ярарга тырышып, ирексездән, ялганлый.

3. Бала берәр начарлык эшләгәннән соң ниндидер җәза булачагын белә. Шуңа да үзен аклау өчен ялган уйлап чыгара. “Ул беренче сукты”, “Уенчыкны ул ватты” һ.б. шундый сүзләр белән үзенең гаебен икенче кешегә аудара. Шул рәвешле бала үзенең сүзенә үзе ышана башлый, әти-әнисе шелтә белдерсә, үпкәли дә.

4.Балага ата-ана игътибары җитеп бетмәүдән дә сабый ялганга тартыла ала.

5. Кайчакта әти-әниләр, үзләре дә сизмәстән, үзләре үк баланы ялганларга өйрәтәләр. Кунакка кергән күрше каршына: “Мине өйдә юк дип әйт”, - дип баланы чыгарып җибәрү – моның кечкенә генә бер мисалы.

 

Баланың ялганын аңлап алу белән әти-әниләр тавыш күтәреп аны әрләргә керешә. Психологлар фикеренчә, мондый очракта баланы тыныч кына тыңларга кирәк. “Дөреслекне сөйләсәм дә җәза бирәчәкләр” дигән уй баланың баш миенә сеңеп калмасын. Артык тыюлар була икән, бала дөреслекне сөйләргә теләми башлаячак.

Бер ялган өчен “ялганчы” ярлыгы тагарга да ярамый. Югыйсә, кайбер әти-әниләр баланың бер ялганын еллар буе исенә төшереп, баладан, чыннан да, “ялганчы” ясыйлар. Бала ялганлый башлаганны сизү белән, ата-ана, беренче чиратта, үз-үзенә, тәрбия процессына икенче “күзлектән” карарга тиеш. Балага артык коры, таләпчән түгелме? Еш кына баланың ялганчыга әйләнүендә әти-әниләр ясаган хаталар сәбәп була. Балага ышанырга, аңа кечкенәдән шәхес буларак карарга кирәк. Бала берәр ялгышлык, хата ясый икән, ул аны курыкмыйча әнисенә йә әтисенә сөйли алырга тиеш. Баланың дусты, киңәшчесе булып, проблеманы уртага салып сөйләшү юлларын табарга, баланың шәхесенә кагылмый гына, килеп чыккан ситуацияне анализларга өйрәнергә кирәк.

Иң мөһиме – әти-әни балага үрнәк булырга тиеш. Бала белән кечкенәдән ялганның начар булуын аңлатучы әкиятләр, мультфильмнар карарга киңәш ителә. Кайчакта кырыс булсагыз да, гадел булырга тырышыгыз! Шул чакта бала да намуслы, гадел булып үсәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев