Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага карата ачуны нишләтергә?

Һәр әти-әнинең кайчан да булса үз баласына ачуы килгәне бардыр ул...

Һәр әти-әнинең кайчан да булса үз баласына ачуы килгәне бардыр ул: артык күп игътибар таләп итә, бер әйткәнне аңламый, алай гына да түгел, кайвакыт мең тапкыр әйтсәң дә тыңламый, һаман саен энекәш-сеңелкәшләрен аптырата, ахыр чиктә әти-әнине дә чыгырыннан чыгара.

Боларның барысын да тыныч кына кичерү өчен әти-әниләрнең үзләрендә шактый зур “күңел контейнеры” булырга тиеш. Ягъни, балада туган хис-эмоцияләрне тыныч кына кабул итеп, үзеңдә беркадәр вакыт анализ ясап, килеп туган ситуациянең сәбәпләрен ачыклап, җайлы итеп кенә аңлатырга мөмкинлек бирә торган урын.

Моны укып күп кенә әти-әниләр “шулай итеп торган ди”,  “моңа вакыт бармени”, “бигрәк мәшәкатьле”  дип әйтер. Ләкин психологлар фикеренчә, мәсьәләнең асылы нәкъ менә шунда. Аны чишмичә бала белән тыныч, җайлы мөнәсәбәтләр төзеп булмаячак.

Әлбәттә, билгеле бер вакыт дәвамында әти-әниләр балага кычкырмыйча, ачуланмыйча түзеп торырга мөмкин. Ә бу олы кешенең күңелендәге киеренкелекне арттырып кына торачак. Һәм касәдәге соңгы тамчы сыман, билгеле бер вакытта тискәре хисләр давыл булып шул ук балага таба ишеләчәк. 

Ләкин әти-әниләрнең үзләрендә бала вакытта олылар белән мөнәсәбәтләр төзүнең уңай мисалы булмаса, алар бу үрнәкне каян алсын? Сабый вакытта тиешле тәҗрибә алмаганлыктан, әти-әниләргә бу мәсьәләне чишү авырлаша.

Шуңа күрә иң кулай вариант – башта үз күңелеңдәге хис-кичерешләрне барлау, күңел контейнерын бушату. Әйтүе генә җиңел булса да, бу шактый җитди, озак вакыт таләп итә торган эш. Үз-үзегезне аңларга өйрәнсәгез, үз хисләрегезне  барлый белсәгез, балалар белән аралашуда да бернинди ачуыгыз чыкмас. Бала үскән вакытта була торган мең төрле эмоцияләрнең дә сәбәпләрен ачыклап, теләсә нинди конфликтларны җайлап җибәрә алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев