Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Балага яңа ел бүләге сайлыйбыз...

Бүләк алу бик катлаулы процесс, бигрәк тә нәни балаларга. Алар әле үзләренә нәрсә кирәк булуын, ни белән кызыксынуларын әйтә алмый, ә син акча әрәм итә-итә алган уенчык ягына борылып та карамаска мөмк...

Бүләк алу бик катлаулы процесс, бигрәк тә нәни балаларга. Алар әле үзләренә нәрсә кирәк булуын, ни белән кызыксынуларын әйтә алмый, ә син акча әрәм итә-итә алган уенчык ягына борылып та карамаска мөмкиннәр. Ә бүләк алмасаң, тагын сәер кебек...
www.allwallpapersfree.org
Монда сүз өч яшьләр тирәсендә балалар турында бармый. Алар инде күптән барысын да аңлый һәм бу яшьтә аны, беренче чиратта, нәкъ менә уенчыклар кызыксындыра. Ә менә 1-1,5 яшьлек балалар белән чыннан да шактый катлаулы. Аларга нәрсә бүләк итәргә белми аптырап бетәсең кайчак. Әти-әнинең үзенә җиңел әле, бүләк алмасаң да ярый. Ә менә туган-тумача, таныш-белешләрнең нәни балаларына бүләк эзләп хәлдән таясың.
Әйе... сез дөрес аңладыгыз! Мин быел кызыбызга кыш бабай бүләге алмаска булдым. Нигә, дисезме? Хәзер сөйлим. Күптән түгел уенчык кибетләренең берсендә баланы кызыктырырлык, аңа камилләшергә ярдәм итәрлек уенчык эзләдем. Бөтен дөньяны актарып чыктым һәм, ниһаять, 1 мең сумга иң яхшы уенчыкны сайлап, өйгә юл тоттым.
Әлбәттә, әлеге уенчыкны күргәч, баламның сөенүләр чиксез булды. “Афәрин, әнисе, - мин әйтәм, - шәп бүләк алгансың”. Тик шулай дип уйларга да җитешмәдем, кызым уенчыкны тартмасыннан чыгарды да, әйләндереп караганнан соң шундук болгап атты. Ә менә тартма... тартмасы шәп булып чыкты! Өч көн шул уенчык кабын кулыннан төшермәде. Әтисе дә миннән “балага 1 мең сумлык тратма алдың”, - дип көлә....
Булды, мин әйтәм, бүтән моңарга мондый кыйммәтле уенчык алмыйм. Гомумән, ул уенчыкларга мөкиббән түгел. Ул уенчык урынына хуҗалык кирәк-яракларын күбрәк үз итә.
Әни булгач, тагын бер нәрсәне аңладым бит әле мин, җәмәгать. Кагыйдә буларак, яңа елда баллы бүләк бирү гадәте бар. Һәркем кунакка килгәндә, бала-чагага шул матур тартмаларны күтәреп алып килә. Мин үзем дә сеңлемнең балаларына шундый бүләк ташый идем. Тик хәзер мин башка фикергә килдем: миңа калса, бу 1-2 яшьлек балалар өчен аеруча начар бүләк. Нәни балаларга бер капчык шоколад бүләк ит әле... Аның сәгать эчендә юкка чыгачагы көн кебек ачык. Болай да тәмле әйбер күрсә, “бир-бир” дип холкын күрәстергә генә тора. Шуңа күрә бер капчык кәнфит күтәреп килгән туган-тумачага бала сөенсә дә, син көенәсең... Әлеге шоколадларны яшереп хәл бетә аннары!
Шуңа күрә, миңа калса, 1-1,5 яшьлек балага иң яхшы бүләк – берәр арзан уенчык. Әгәр дә инде аның әти-әнисен сөендерим дисәгез, балага берәр төрле кием яки балалар кибетенә сертификат бүләк итәргә мөмкин. 15-30 минуттан онытылачак уенчык урынына бу менә дигән бүләк.
Аннары соң шәхсән мин кибетләрдә сатыла торган җиләк-җимеш пюрелары, сөт продуктларына сөенер идем, мөгаен. Алар юлга алырга бик рәхәт, ә бәясе барыбер дә кесәгә суга. Аларны берәр ничек матур итеп бизәп, кәрзингә тутырып була.

Ә сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз? Кечкенә балалар тагын нинди бүләккә сөенергә мөмкин?
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев