Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Ирең дә, доула да кирәк түгел!

Бу дөньяда бөтен нәрсә акчага корылган... Ничек кенә акча эшләмиләр хәзер, көмәнле хатын-кызның йомшак психикасыннан файдаланып, нинди генә хезмәтләр тәкъдим итмиләр! Шәхсән мине аеруча шаккаттырган и...

Бу дөньяда бөтен нәрсә акчага корылган... Ничек кенә акча эшләмиләр хәзер, көмәнле хатын-кызның йомшак психикасыннан файдаланып, нинди генә хезмәтләр тәкъдим итмиләр! Шәхсән мине аеруча шаккаттырган ике төр хезмәтбелән сезне дә таныштырам.

Хәзер хатын-кызларга баланы табиб һәм акушер гына түгел, ә ире дә “таптырыша” ала. “Тулгак вакытында хатын-кыз берни турында да уйлый алмый. Ул акылы белән кинәт кенә 2 яшьлек балага әверелә дә куя! Бу вакытта ул бик тә ярдәмгә мохтаҗ! Күз алдыгызга китерегез, шушы авыр минутларда сезнең янда ирегез бар! Билегезгә массаж ясый, тәмле, матур сүзләр әйтеп юата. Тулгак вакыты тәмамланып, бала табу процессы башлангач, сезне кулыгыздан тотып тора, сезнең белән бергә көчәнә, әле алай гына да түгел, бала тугач, аның кендек бавын да ул кисә. Шуннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкин микән?!.”
Я, ничек, кызыктыгызмы? Күзегезгә яшь тулдымы, булачак әниләр?! Бала табу буенча курсларга йөргәндә, бергәләшеп бала табу процессы турында безгә шулай аңлатканнар иде.
Тик мин бу сүзләрдән бер дә эреп китмәдем. Киресенчә, борынымны җыерып куйганым исемдә. Ирем белән никадәр генә якын кешеләр булмыйк, шәхсән мин аның янында оялмыйча бала табып ята алмас идем. Әле алай гына да түгел, миңа калса, бала табу йортына иреңне кертү – үзеңне үк куркыныч астына кую! Психологлар матур итеп сөйли белә инде ул. Чынлыкта исә бу әкияти процессның гомумән башка төсмер алуы бар. Мәсәлән, ирең куркуыннан аңын югалтып егылса, нишләмәк кирәк? Бала турында гына уйлау җитмәгән, тагын аның өчен дә борчылып ятаргамы? Алла сакласын! Бер танышымның иренең исә нервылары түзмәгән, тулгак вакытында хатыныннан да ныграк акырып, күрше палаталардагы хатыннарны уятып бетергән, бөтен табибларны аякка бастырган. Икенче берәүнең ире исә бала тудыру йортыннан кайтуга эчүгә сабышкан. Ике атнадан көчкә айнытканнар үзен!
Шуңа күрә баланы үзең генә алып кайтуың мең өлеш артыграк! Ә ир? Ә ир әнә урамда сабыр гына көтеп торсын да, аннары өч көн дәвамында сиңа тәрәзә аша кул болгасын. Аларга шул да бик җиткән!

Авырлы хатын-кызлар өчен тагын бер кызыклы хезмәт – бала табу процессы вакытына махсус ярдәмче яллау! Әлеге югары белеме булган психолог тулгак вакытында синең әниең, әтиең, ирең, дустың, туганың ролен башкара. Аларны заманчалатып “доула” дип тә атап йөртәләр әле.
Аның эше нидән гыйбарәт соң? Ул бала табу йортында синең хокукларыңны яклый, тулгагыңны җиңеләйтергә тырыша, бала табу процессын күзәтә, кирәк булса, табиб чакыра, дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Ә син исә бу вакытта берни турында да уйламыйча, рәхәтләнеп бала табып ятасың!

Миңа калса, бу – беренче тапкыр бала табучы хатыннарның күзенә төтен җибәрү, акчаны җилгә очыру! Әлбәттә, аларны билгесезлек куркыта. “Дөньядагы әлеге иң мөһим сәгатьләр ничек узар, табиб белән акушер минем турында онытмаслармы?”... Башта мең төрле сорау, ә җаваплар юк! Шуңа күрә хәзер үк шуны әйтеп куям: тулгак вакытында баш мие эшләүдән туктамый, бу вакытта әллә ни мөһим карарлар кабул ителми. Карар кабул итәргә туры килсә дә, куркасы түгел. Хәзерге минутта, хәзерге секундта сиңа нәрсә кирәк икәнен, кайсы карарның дөрес булачагын башкаларга караганда син үзең күпкә яхшырак беләсең. Үз-үзеңә, балаңа ышанычың булса, шул җитә.
Кыскасы, ирең дә, доула да кирәк түгел!
Яшь әни язмаларыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев