Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага теш чыга... ярдәм кирәк!

Авырлы вакытта тәҗрибәле әниләр белән шактый еш аралашырга туры килде. Алар миңа шундый фикерне сеңдерде дә инде: балага 1 яшь тулганчы очрый торган зур проблемалар икәү. Беренчесе – русчалатып әйтсәк...

Авырлы вакытта тәҗрибәле әниләр белән шактый еш аралашырга туры килде. Алар миңа шундый фикерне сеңдерде дә инде: балага 1 яшь тулганчы очрый торган зур проблемалар икәү. Беренчесе – русчалатып әйтсәк, “колики” булса, икенчесе – теш чыгу процессы. Нәкъ менә шушы чорда әни кешегә “тимер нервылар” кирәк, янәсе...

Эч авырта да бетә икән ул. Ә менә теш чыгу прооцессы турында мин сезгә сәгатьләр буе сөйли алам. Гомумән, бу минем яраткан тема, җәмәгать. Нигә, дисезме? Чөнки мин кызымның беренче тешен балага 2 ай чагында ук көтә башладым.
Көннәрдән бер көнне баламның авызыннан күпләп төкерек-селәгәй ага башлады. Тәҗрибәлерәк әниләр “Аха, теш чыга икән”, - дип нәтиҗә чыгарды. Мине жәлләп тә куйдылар әле. “Болай иртә теш чыгу бер дә яхшы түгел. Өч яшькә кадәр бозылып бетәчәкләр. Ямата да алмаячаксың...”, - дип “сөендерде” алар. Әлбәттә инде, быткыч ана буларак миндә паника башланды. Тешләрне иртә чыгармас өчен әллә ниләр бирергә риза идем шул чагында...
Селәгәй ага торды, тик тешләр генә күренмәде. Бактың исә, 2-3 айлык вакытта баланың авызыннан төкерек агу теш чыгу турында сөйләми икән бит! Нәкъ менә шушы чорда баланың төкерек бизләре эшли башлый, ә нәни бала исә аларны йота белми. Эш бары тик шунда гына... Тик ни өчендер миңа бу турыда әйтүче дә, аңлатучы да булмаган. Көненә биш-алты тапкыр баламның авызын ачып, теш күренми микән дип аптыратмаган булыр идем.

Шулай итеп, безнең тешләр чыгарга ашыкмады. 5 ай узды, кызымның 7-8 айлык чагы да үтеп китте. Ә тешләр юк та юк! Минем йөрәккә тагын шом тулды. Яшьтәшләрендә исә дүртешәр теш, ә бездә берәү дә юк. Өстәвенә, әтисе дә баласын “минем тешсез кызым” дип сөя! Уф, ничек тынычлык сакламак кирәк!
Аның каравы, безнең педиатрлар рәхәткә чыкты. Балада нинди генә үзгәреш булмасын, барысын да тешкә юрадылар. Температурасы күтәрелгән – тешкә, борыны маңкалаган – тагын тешкә. Баланың эче китү – шулай ук теш чыгуга икән. Тик бит бер теш өч ай буена чыга алмыйдыр инде...
Аптырагач, интернетка кереп, балага теш чыкмау сәбәпләре дигән темага шактый гына мәгълүмат җыйдым. Теш чыкмауның төп сәбәбе – кальций һәм Д витамины җитмәүдән булырга мөмкин дигән. Нәтиҗәдә, без һәркөнне эрмечек ашый башладык. Д витаминын да эшкә җиктем (Тиешле дозада гына, билгеле. Ул кадәр акылсыз түгелмен инде). Болытлар арасыннан аз гына кояш күрендеме, баламны кыстырам да урамга атылам. Д витамины җыюның бер ысулы бу.

Тырышлыгым бушка китмәде, билгеле. Балама 9 ай да 10 көн тулды дигәндә күптән көтелгән беренче теш күренде. Иртүк ботка ашаганда, калак башы ниндидер каты әйбергә тиеп китте дә, “шак-шок” дигән тавыш чыкты. Әй, сөенүләрем. Ниһаять, без дә тешле булдык бит.
Кызымның исә үз хәле хәл иде. Эче киткән, температура, борыныннан маңка ага. Ә әнисе аны кызганасы урында өй буйлап сикеренеп йөри... Шулай итеп, педиатрларның сүзе хак булып чыкты. Чыннан да, теш чыгу чорында баламның эче дә китте, температурасы да күтәрелде, маңка һәм ютәл турында исә әйтеп тә тормыйм.
Озын сүзнең кыскасы - бер айдан безгә бер яшь тула. Ә авызда нибары өч теш бар. Ә яшьтәшләребез исә 7-8 теш белән мактаналар. Тик белгечләр мине тынычландыра. Никадәр соңрак чыкса, шулкадәр яхшырак - тешләр ныклырак булачак, янәсе.
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев