Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Яшь әни юлыккан проблемалар

Әни булудан да зуррак бәхет юк. Балаңның матур итеп елмаюы, синең кочагыңда изрәп йоклап китүе, яңа һөнәрләренең көннән-көн артуы сабыйны үстерү-тәрбияләү белән бәйле авырлыкларны тулысынча оныттыра,...

Әни булудан да зуррак бәхет юк. Балаңның матур итеп елмаюы, синең кочагыңда изрәп йоклап китүе, яңа һөнәрләренең көннән-көн артуы сабыйны үстерү-тәрбияләү белән бәйле авырлыкларны тулысынча оныттыра, билгеле. Шулай да, яшь әни тормышында катлаулы, кәефне төшерә торган минутлар да бихисап. Бүген шул турыда сөйләшербез...
01A6JRME - Mother and Baby in a Car Seat
Кагыйдә буларак, бәби тугач, хатын-кызның ирекле, иркен тормышына нокта куела. Әнинең көн тәртибен йоклау, ашау һәм елаудан башканы белмәгән кечкенә генә төенчек “имзалый”. Ул ничек тели, син шулай эшләргә тиеш!
Әлбәттә, әни кеше бу графикка үз тәкъдимнәрен дә кертергә тырыша. Урамга чыгу, кибеткә бару әнә шундыйлар рәтенә керә. Яшь әнинең кәефен төшерә торган киртәләр, каршылыклар нәкъ менә җәмгыять белән күзгә-күз очрашканда сагалап тора да инде.
Беренчесе күпкатлы йортларда яшәүчеләргә кагыла һәм фатир ишеген ачуга ук башлана. Сиңа коляска белән исән-сау гына беренче катка төшеп җитәргә һәм урамга чыгарга кирәк! Ярый ла, лифт беркайчан да ватылмый эшләсә... Ә бит ватык лифтны атналар буе ремонтлаган очраклар да бар. Кайбер йортларда исә лифт гомумән дә юк. Мондый чакта ирләре көннәр буе эштә акча эшләүче әни кешеләр нишләргә тиеш? Я шимбә-якшәмбе җиткәнне көтеп, көннәр бу өйдә утыра, яисә инде коляска белән җәяүләп баскычтан төшеп, кире менәргә өйрәнә. Башка юл юк!

Ярар, исән-сау гына урамга чыгып җиттек ди. Әни кеше балага саф һава сулата, өй тирәләрен егерме кат әйләнә, йорт тирәсендәге моңа кадәр бер дә күрмәгән-белмәгән барча тишекләрне белеп бетерә. Һәм бик тиздән якын-тирәдәге паркларны күрүгә, гафу итегез, күңел болгана башлый. Нишләргә? Машиналы әниләр, әлбәттә, “тимер ат”ларына утырып, шәһәрнең башка урыннарына юл тота ала. Ә машинасыз аналар исә һаман шул өй тирәсендә таптанудан ерак китә алмый.
Тагын бер, күпкә актуальрәк проблема – син юл өстендәге кибет һәм даруханәләрне бәяләре һәм сыйфаты буенча түгел, ә керү-чыгу ягыннан уңайлылыгы буенча сайлый башлыйсың. Мәсәлән, безнең янда гына арзан бәядән дарулар тәкъдим итә торган аптека бар, тик ул бинага эләгү өчен баскычтан бер этаж аска төшәргә кирәк . Аның янында гына кыйбатлы препаратлар белән сату итүче башка даруханә. Анда эләгү берни тормый, зур итеп коляска өчен махсус юл да ясап куйганнар, хәтта. Коляска тартып баручы яшь ана кайсын сайлый? Дөресрәге, монда сайлау мөмкинлеге юк. Кайсы ишектән кереп була, шунсыннан керә әни. Азык-төлек кибетләре белән дә шул ук хәл. Теләсәң-теләмәсәң дә, коляска өчен уңайлы кибетне сайлыйсың.
Дусларың белән күрешергә, берәрсенә кунакка барырга уйласаң, нервыларның нык булуы аеруча кирәк. Мондый очракларда машинасыз хатыннарга такси хезмәтеннән файдаланырга туры килә. Һәм иң кызыгы менә шунда башлана. Ышанасызмы, соңгы бер ел эчендә мин таксистларны күралмас дәрәҗәгә җиттем. Нигә, дисезме? Хәзер сөйлим...
Машина чакыртасың да, билгеләнгән вакытка урамга чыгып басасың. Ниһаять, такси килеп туктый. Тик... машина йөртүче сине утыртудан баш тарта. Ә сәбәпләре бихисап – “коляскаң зур”, “баланың машина утыргычы озак эләктерелә”, “машина пычрана”, “машинаны кызганам” һ.б. Ышанасызмы-юкмы, кайчакларда урамда яртышар сәгать басып торырга туры килә хәтта. Мин бер генә нәрсәне аңламыйм: машиналары кызганыч булгач, нигә соң алар таксист булып эшлиләр? Беткән микәнни башка эш! Бәлки такси хезмәтләренә кечкенә баласы булган хатыннар өчен аерым таксистлар билгеләргә вакыт җиткәндер.
Әлбәттә, күп әйбер машина йөртүченең кем булуыннан да тора. Әгәр ул үзе әти кеше икән, бу шундук аңлашыла. Ул тиз генә машинасыннан чыга, колясканы күтәрешә, баланы эләктерә. Күздән яшьләр килә, малай! Нишләп шундый яхшы мөнәсәбәт дип уйлыйсыз? Чөнки аларның үз хатыннары шундый ук хәлдә...

Ачуны китерә торган тагын әйбер – ни өчендер бездә өйдә бәби белән утыручы хатын-кызларны акылсызга чыгарып калдырырга яраталар! “Өйдә утырып, акылың саекмадымы әле?”, “Бала белән “ути-пути” дип сөйләшеп, кешечә телне онытасыз бит сез”, “Бәби тапкан хатында бала акылы була” кебегрәк җөмләләр ычкындыручылар әледән-әле очрый. Аларны тыңлап торырга ярамый, шундук урыннарына утырту кирәк!
Шул рәвешле, әни булу бер дә җиңел түгел, җәмәгать. Әлеге каршылыкларны җиңәр өчен физик яктан да, мораль яктан да нык һәм сәламәт булу сорала торгандыр...
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев