Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Иммунитетны ныгытыр вакыт

Киңәшләр

Иммунитет – организмны тирә-юньдәге зыянлы факторлардан саклаучы тулы бер система. Иммунитетны ике төргә бүләләр. Беренчесе – специфик, ягъни кайбер төр йогышлы авыруларга карата формалаша торган иммунитет. Әйтик, җил чәчәге, кызылча кебек авыруларны бер тапкыр кичергән кешедә ул инфекцияләргә карата иммунитет барлыкка килә, авырулар икенче тапкыр кабатланмый. Әмма салкын тию, грипп кебек авыруларга карата андый иммунитет барлыкка килми.  Шуңа да табиблар иммунитетын ныгытырга кирәк, дип еш кабатлый. Иммунитет көз көне чынлап та ныграк какшый. Сәбәбен төгәл генә әйтеп тә булмый, мөгаен, һава торышы тәэсире дә бардыр. Көзге һава торышы вирусларга таралу өчен җайлы вакыт. Кыскасы, октябрь-ноябрь айларында кеше организмы бик күп йогышлы инфекцияләр белән очраша, ахыр чиктә иммунитет кына барысын да җиңә алмаска мөмкин. Иммунитет какшауның икенче сәбәбе – аякларның туңуы. Аяк туңу тамак авыруын көчәйтә, ялкынсынулар барлыкка килә. Өченчесе – гиповитаминоз. Әйе, көз көне үк организмга витаминнар җитмәве күзәтелә. Витаминнар, аеруча С витамины нәкъ менә без аны кулланган вакытта гына организмга керә. Иммунитетны какшата торган тагын бер сәбәп – саф һавада сирәк булу. Салкын, яңгырлы көнне урамга чыгып йөрисе килмәү аңлашыла, җылы өйдә юрган астында күпкә рәхәтрәк, әлбәттә. Әмма тынчу фатирда, ябык бинада вируслар үрчи генә.

Шуңа да көз көне иммунитетны күтәрү өчен витаминнарга бай ризыклар ашарга кирәк. Аеруча да С витамины булганнары файдалы: кара карлыган, шпинат, татлы борыч, помидор, гөлҗимеш, лимон, апельсинны ешрак ашагыз. Шулай ук саф һавада йөрү, тиешенчә йоклау да безнең иммунитетка файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев