Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Көтелгән ялда көтелмәгән сәфәр... яки Төркия хастаханәсенә бала белән "эләксәң"

Җәй ахырында, ниһаять, без дә диңгезгә ялга җыендык. Язмамның исеменнән күренгәнчә, бу юлы да маҗараларсыз булмады. Узган ел отпусктан кайтуга ук ротовирус белән хастаханәгә эләксәк, быел исә Төркия х...

Җәй ахырында, ниһаять, без дә диңгезгә ялга җыендык. Язмамның исеменнән күренгәнчә, бу юлы да маҗараларсыз булмады. Узган ел отпусктан кайтуга ук ротовирус белән хастаханәгә эләксәк, быел исә Төркия хастаханәсендә үк “кунак булырга” туры килде.

Моңа кадәр бала белән чит илдә ял иткән юк иде әле. Шуңа күрә кунакханә сайлауга аеруча зур игътибар бирдек. Әлбәттә, анда иң мөһиме балалар өстәле булырга тиеш иде. Кызыма бары тик файдалы ризыклар гына ашатам, янәсе.
Узган елгы тәҗрибәм буенча ротовирус турында шулай ук онытмадым. Чемоданның яртысын аптечка белән тутырдым. Үземне бассейнда су кермәскә, кызымның кулларын минут саен юып торырга әзерләдем. Өстәвенә, әни дә һаман саен шалтыратып, ротовирус турында искә төшерүне кирәк тапты: “Әнә, фәлән кешеләрнең балалары яңа гына ялдан кайттылар, гаиләләре белән хастаханәдә ди..."  Икенче көнне тагын шалтырату. “Төркиядәге дус кызым белән сөйләштем, кунакханәләрендәге бөтен бала чирли дип сөйләде..."
Бу сүзләрне йөрәккә якын алмаска тырышсам да, күңелгә барыбер шом тулды, әлбәттә. Аллага тапшырып, юлга кузгалдык. Төркиядәге ялның  бер атнасы шактый рәхәт һәм тиз узып китте. Пляж матур, чиста, су җып-җылы. Шулай булгач, бассейн турында искә дә төшермәдек. Баланың кулын көненә 12-15 мәртәбә юуны исәпкә алмаганда, барысы да җай гына бара иде. Тик бердәнбер көнне, дөресрәге төнне балам ютәлләгән тавышка уянып киттем. Коса балакаем... Булды бу, мин әйтәм, шушының белән ял тәмам икән.
Өстәвенә, беренче симптомнары да нәкъ бер ел элек булган ротовирусныкы төсле: ашказанында көчле спазмнар. Ирем тиз генә ресепшнга төшеп, иминият кәгазе буенча  хастаханәгә шалтыратты. Тегеләр исә безнең арттан шундук машина җибәрделәр. Миндә бер генә уй: ротовирус гына була күрмәсен дә, хастаханәдә генә калдырмасыннар.
Ярты сәгатьтән машина килеп тә җитте. Бездәге кебек ашыгыч ярдәм машинасы түгел, ә чит ил маркалы җиңел машина. Тышына хастаханә исеме язылган. Машинага утыруга йөртүче минем кулга су һәм пакет тоттырды.
Хастаханәгә барып җиткәндә иртәнге сигезләр булгандыр. Шактый яңа, матур бина. Персонал да елмаеп кына тора. Безне тәрҗемәче каршы алды. Документлар тутыртканнан соң, шундук табибка озатты. Табиб исә баланы хастаханәдә калдыру карарын кабул итте. “Бер тәүлек  хәлен күзәтәбез, аннары карарбыз”, янәсе. Дәвалау курсы язды.
Безне палатага керттеләр. Бер кешелек аерым палата. Нәрсәсе яхшы: әни кешегә генә түгел, әтигә дә кунарга ярый. Шуңа күрәдер инде, ике кечкенә кәнәфи тора. Карават берәү генә.  Безнең кергәнне генә көткәндәй, шундук шәфкать туташлары йөгереп килде. Баладан анализлар алдылар, система элеп куйдылар. Монда балага укол кадау, дару төймәләре бирү дигән нәрсә юк. Барысы да система аша эшләнә. Косуга каршы дару – система аша, ашказаны эшчәнлеген яхшырта торган ниндидер дару – шулай ук система аша, хәтта парацетомолны да шуның аша гына кертәләр. Баланың организмын чистарта торган дару булды ахрысы, бер пакет системаны иртүк куйганнар иде, икенче көнне чыгып китәр алдыннан гына алдылар.
Әллә шул даруларның файдасы булды, төшке аш вакытына кызымның хәле шактый яхшырды. Миндә хәтта “Бәлки бүген кич үк чыгып китәргәдер...”, дигәнрәк өмет тә барлыкка килде. Тик ул акланмады. Чөнки безне дәвалаучы табибны бары тик бер тәүлектән соң гына (!) күрдек. (Миңа калса, бу – клиниканың бердәнбер минусы).
Шәфкать туташларыннан: “Безнең янга табиб керәчәкме?” – дип сорыйм. Матур итеп елмаялар да: “Әйе, керәчәк”, – дип җавап бирәләр. Күпмедер вакыт узгач тагын барам. Алар һаман: “Килә, килә”, – диләр. Аптырагач, тәрҗемәчеләр белән дә элемтәгә кереп карадым. Алары да: “Хәзер, хәзер”, – дию белән чикләнделәр.  Тик керүче генә булмады. Минем исә ачуым кабара башлады. Әмма түздем, иртәнгә кадәр дәшмәскә булдым. Тик иртән табиб тагын юк!  Сәгать тугыз, ә ул һаман килми. “Булды, мин әйтәм, җитте. Бераз “права качать итми” булмый икән”.
Шәфкать туташлары янына бардым да, тәрҗемәче белән тоташтыруларын сорадым. Аңарга тәфсилләп, инде бер тәүлек хастаханәдә ятуыбыз, табибның бер тапкыр да кермәве, баламның хәлен белешмәве, диагнозны да әйтмәве турында сөйләдем. “Табибыгыз кермәсә-кермәсен, тик без хәзер китәбез”, – дип әйтергә дә онытмадым.
Аллага шөкер, шуны гына көткәндәй, башта тәрҗемәче, аннары табиб йөгереп менделәр. Бактың исә, безнең барлык анализлар да яхшы икән. Ә табибның кереп хәл белмәвенең бердәнбер сәбәбе – кызымның сәламәт булуы. “Җыеныгыз, хәзер машина килеп ала”, – диделәр. Тагын 15 минуттан мин инде кызымны кочаклап, кунакханәгә юл тоткан идем...
P.S. Язмамны шушында туктатып торам, озынга китә алайса. Файдалы киңәшләр киләсе язмада булачак.
Яшь әни язмалары

ДӘВАМЫ:


Көтелгән ялда көтелмәгән сәфәр… яки Төркия хастаханәсенә бала белән «эләксәң» /дәвамы/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев