Яраткан китапханәчем: Сыйлый-сыйлый укыта
Сез китапханәгә ни өчен йөрисез? Без китапханәчебез Гөлшат апа Мөхәммәтҗанованы күрү өчен! Кәефсез кешенең дә кәефен күтәрә белә ул! Шул арада китаплар белән кызыксындырырга да өлгерә. Шуңа да китапханә – безнең иң яраткан урын.
Без монда яңа китаплар укырга, төрле бәйгеләрдә, уеннарда катнашырга һәм... «Татлы балачак» түгәрәгендә шөгыльләнергә киләбез. Әйе-әйе, бик татлы түгәрәк оештыра Гөлшат апабыз! Без анда төрле тәм-томнар әзерләргә өйрәнәбез. Әниләребез дә китап уку белән генә чикләнми. Алар өчен «Тылсымлы куллар» түгәрәге эшли. Әниләр, ай саен җыелып, бер-берсенә төрле кул эшләре өйрәтәләр. Ә эш беткәч, күңелле итеп чәй эчәләр.
Боларның барысын да Гөлшат апабыз оештыра! Моннан тыш, ул атна саен балалар бакчасына төрле чаралар, шигырь бәйгеләре үткәрергә, балаларны яңа чыккан «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары белән таныштырырга йөри. Ә менә Гөлшат апа оештырган искиткеч шәп музей турында аерым язарбыз әле!
Самат, Сәйдә, Данияр Галимҗановлар, Кукмара районы Чишмәбаш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев