Курчак кайчан барлыкка килгән?

Курчак – балаларның яраткан уенчыгы. Ә сез аның кайчан һәм кайда барлыкка килгәнен беләсезме?

– Беренче курчаклар 4 мең ел элек Мисыр пирамидаларында табыла. Алар таш, агач, фил сөягеннән ясалган була. Курчакларны дини йолаларда яки кара көчләрне куу өчен кулланганнар.
– Курчак ясау һөнәрчелеге безнең эрага кадәр 5 гасырда Борынгы Грециядә барлыкка килә. Аларны яндырылган балчыктан ясыйлар. Мондагы Сордис шәһәре уенчык үзәге булып санала.
– Курчак – кукла сүзе грекча «киклос» – түгәрәк, төргәк дигән сүздән барлыкка килгән. Чөнки элек бу уенчыкны төреп ясыйлар. Иске тукыма эченә көл, мамык, ярма тутыралар. Шулай ук балчыктан, балавыздан әвәлиләр, печән, саламнан эшлиләр. Аларны туйларда, төрле бәйрәмнәрдә кешеләрне яклау, нәсел дәвам итү символы буларак кулланалар.
– 19 гасыр ахыры-20 гасыр башы – курчакларның алтын чоры. Бу вакытта Франциядән фарфор курчаклар кайтарыла. Кыйммәтле ташлар, энҗеләр белән бизәлгән бу курчак бай морзаларның, патшаларның гаилә ядкәре санала һәм буыннан-буынга тапшырыла. Кызлары ул курчак белән олылар карап торганда гына уйный. Хәзер мондый курчакларны музейларда гына күрергә мөмкин.

– Бүгенге курчаклар сөйләшә, йөри, елый, йоклый ала. Аларның төрләре дә бик күп: пластмасстан, чүпрәктән, бәйләнгән.
– Иң популяр курчакларның берсе ул – Барби. Ул 1959 елда Америкада Рут һәм Эллиот Хендлерлар гаиләсендә барлыкка килә һәм кызларының исеме бирелә. Бүгенге көндә бу курчакның зур гаиләсе, өе, машинасы, киемнәре, йорт хайваннары бар.
Кызлар шулай ук хайваннар рәвешендәге яки мультфильм, әкият геройларына охшатып ясалган курчаклар белән яратып уйный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.