Миңле кеше - бәхетле кеше?! Миңнәр турында белергә кирәк фактлар:

10 яшьтән олырак булган һәр кешенең дә диярлек миңнәре бар. Алар тәннең теләсә кайсы урынында чыга ала. Яңалары чыгу, искеләренең югалуы күп кешедә шик-шөбһә уята. Кайчан табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк? Ә кайчан алар өчен борчылмасаң да була? Шушы хакта сөйләшик.

Миң - пигментлы, гадәттә, зыянлы булмаган шеш, тәннең яңача формалашуы.
Миңнәр меланоцит дип аталучы тәннең күзәнәкләреннән барлыкка килә. Аларның тирәнлегенән чыгып миңнең зурлыгы да бәяләнә.
Көрән төстәге, өстә, тән белән бер тигезлектә ятучы миңнәр куркыныч булмый, уңайсызлыклар да тудырмый. Ә менә ачык төстәге, тәннән күпкә калкып торучы миңнәрне елына 1 тапкыр булса да дерматологка күрсәтеп торырга кирәк. Аның зыянлы шешкә әверелү ихтималы зур.
Миңнәр ике төрле булса: тумыштан һәм барлыкка килгән. Алар югалырга да, яңалары пәйда булырга да мөмкин. Үсү, төсен, формасын үзгәртү - гадәти хәл. 5 мм артыграк үссә, төсе бөтен җирдә дә бертигез булса, шикләнергә урын бар дигән сүз. Табибка күренергә иренмәгез.
Миң өстенә йон үссә, аны йолкымагыз, кисеп кенә торыгыз.
Миңне травмалау бик куркыныч, инфекция керергә мөмкин. Үзегез, яки матурлык салоннарында аны алдырып ату - куркыныч фикер. Моның өчен югары белемле белгеч-табибны сайлагыз.

ЙОГЫНТЫ ЯСАУ ФАКТОРЛАРЫ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!