ТӘРБИЯ
Мәктәпләргә әллә ни булган...
Мәктәпләрдә акбур белән язу онытылып бара. Укучылар да “кара такта”да түгел, интерактив дигәнендә эшләргә ярата. Кәгазь журналларның да кирәге калмады. Әти-әниләр исә балаларының билгеләрен “электрон...
Мәктәпләрдә акбур белән язу онытылып бара. Укучылар да “кара такта”да түгел, интерактив дигәнендә эшләргә ярата. Кәгазь журналларның да кирәге калмады. Әти-әниләр исә балаларының билгеләрен “электрон көндәлек”тән генә күзәтә. Кыскасы, заман мәктәпләре бер урында гына таптанмый. Инде хәзер сыйныф бүлмәләрен үзгәртмәкче булалар.
Совет мәктәбендә укыган кешеләр яхшы хәтерли булыр: башлангычта “безнең сыйныф иркен, якты һәм матур” дип инша яздыралар иде. Баксаң, сыйныф бүлмәсе бик үк “дөрес” булмаган икән. “Бездә сыйныфлар дөрес төзелмәгән: алар барысы да турыпочмаклы. Укытучы иң түрдә тора, аның артында – такта. Укучылар рәт-рәт утыра. Аларны төркемләп эшләргә өйрәтсәк, уку нәтиҗәлерәк булачак. Бер урында гына таптанган укытучы бер ноктадан икенчесенә күчә алырмы? Бу – бүген иң авыр мәсьәлә. Бездә эзләнә торган педагоглар да күп, – дип гаҗәпләндерде төбәкләрдә мәгарифне яңарту темасына багышланган чарада Россия Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец. – Бүген укытучының такта янында гына басып укытуын хупламыйбыз. Без нәкъ шундый система буенча укыдык. Ләкин бүген мәгариф системасы үзгәрде. Укытучының әйдәп баручы булуы, укучыларны командада эшләргә, аларның сәләтен үстерергә булышуы мөһим”.
“Бездә сыйныф бүлмәләре дә төрле”
Хөкүмәт Рәисе урынбасары үзе заманча сыйныф бүлмәсен квадрат рәвешендә күрә. Казандагы халыкара мәктәп директоры Нияз Гафиятуллин да аның фикере белән килешә. “Әйтерсең, Ольга Голодец бу сүзләрне безнең мәктәпне күздә тотып әйткән. Бездә бертөрле сыйныфлар юк. Коридорлар да башкача. Укытучы тели икән, компьютерлар куеп, дәресен шунда үткәрә ала. Лекцияләр уздыру өчен аерым урын бар. Ялгыз калырга теләгәннәргә махсус сыйныфлар булдырылган. Мәктәптә белем генә түгел, күнекмәләр дә, киңлек тә мөһим, – ди ул. – Тик, билгеле, коры диварлар гына үзеннән-үзе белем сыйфатын яхшыртмаячак. Укытучы да үзгәрергә тиеш. Минемчә, Голодецның фикерен сыйныфлар түгәрәк яки өчпочмаклы булырга тиеш дип турыдан-туры кабул итәргә кирәкми. Аның фикерен искечә укыту алымнарыннан китәргә кирәк, дип аңлау дөрес булыр”.
“Алда гына басып тормыйбыз”
Бу сүзләр укытучыларны да уйланырга мәҗбүр итә. Мөгаен, һәрберсе үзенең дәресне ничек уздыруын бер кат күз алдыннан үткәргәндер. “Бездә такта янында гына басып тору дигән нәрсә юк. Дәрестә йөрибез дә, уйныйбыз да. Бала такта янында эшләгәндә, гомумән, артларында басып торам. Баланың күзе гел укытучыда гына булырга димәгән бит. Балалар аерым партада утыра. Бу аларны мөстәкыйльлеккә өйрәтү өчен кирәк. Алар бер-берсе белән сөйләшә алмый, бары үз көчләренә генә таяна. Сыйныф сәгатьләрендә исә парталарны “түгәрәк өстәл” формасында тезәбез. Күмәкләп эшләгәндә башкача үзгәртәбез”, – ди Казандагы инженерлык лицеенда белем бирүче Лилия Әхмәтшина. “Сыйныф бүлмәсе түгәрәк тә, өчпочмаклы да булырга мөмкин. Хикмәт аның формасында түгел, эчтәлегендә. Укытучы дәресен тирән эчтәлекле, тәрбияви итеп оештырырга тиеш. Утырып та, таянып та сөйләшергә була. Бу тәкъдим дөрес түгел. Бары игътибарны җәлеп итү өчен әйтелгән сүзләр”, – ди республиканың элеккеге мәгариф министры Васил Гайфуллин.
“Күмәкләп эшләргә күптән өйрәндек”
Бер урында гына басып укыту безнең укытучыларга хас нәрсә түгел. Аларны моңа азмы-күпме Сингапур системасы буенча да эшләргә өйрәттеләр. Хәзер укытучылар 45 минут буе сөйләми инде. Дөрес, аларга 10 минуттан артык сөйләргә дә ярамый. Укучыларның фикерен сораштырып өлгерергә дә кирәк. Ялгыш фикер әйткәннәргә дөрес түгел дип әйтергә дә ярамый.
Әмма Сингапур системасы яңалык түгел. Аңа кадәр Әхмәт Рәхимовның иҗади үсеш технологияләре буенча укытуга күчкән мәктәпләребез дә бар иде. Балтач районындагы Салавыч мәктәбенең директор урынбасары Зөбәрҗәт Фатыйхова да сыйныф бүлмәсенең нинди булуы мөһим түгел дип саный. “2003 елдан бирле Рәхимов технологиясе буенча укытабыз. Ике партаны тоташтырып, 4 бала кара-каршы утырып, төркемнәрдә эшли. Дәреснең асылы кабатлаулардан тора. Нәтиҗәдә белемне авыр үзләштергән бала да нәрсәдер истә калдырырга тырыша. Контроль эшләрне гадәти сыйныфлардагы кебек үткәрәбез. Укучылар психологик киртәләрне җиңәргә, үз фикерләрен әйтергә өйрәнде”, – ди ул.
Мәктәптәге үзгәрешләр әти-әниләргә дә ошап бетми. Әти-әниләр комитетлары берлеге Россия Президенты Владимир Путинга, бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә, Мәгариф министрлыгына мөрәҗәгать иткән. Алар ватанпәрвәрлек тәрбияләгән милли белем системасын, рухи кыйммәтләрне, кыскасы, элеккеге белем бирү системасын кире кайтаруны сорый. Бертуктаусыз үзгәрешләр белем бирү системасының җимерелүенә китерә, дип язалар. Әти-әниләрне барыннан да бигрәк бүгенге мәктәпнең хәтта гади белемне дә ныклап бирә алмавы борчый. Вуз мөгаллимнәре дә студентларның аңлый, яза, сөйләшә белмәвен тәнкыйтьли. Дөрес, монда гаепне БДИга гына сылтап калдыру да дөрес түгел. Укыту ысулларын тәртипкә китерергә кирәк. Ә сыйныф бүлмәсенең нинди булуында әти-әниләрнең әлегә эше юк.
//"Ватаным Татарстан"//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев