Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Татар эстрадасы йолдызларына "МЕҢ РӘХМӘТ!" /фоторепортаж/

Казанның Уникс залында узачак "МЕҢ РӘХМӘТ!" исемле зур хәйрия фестивале кысаларында, бүген татар эстрадасы йолдызлары Анжела Вавилова исемендәге фондта тәрбияләнүче балаларга ярдәм итеп кайттылар."Мең...

Казанның Уникс залында узачак "МЕҢ РӘХМӘТ!" исемле зур хәйрия фестивале кысаларында, бүген татар эстрадасы йолдызлары Анжела Вавилова исемендәге фондта тәрбияләнүче балаларга ярдәм итеп кайттылар.
"Мең рәхмәт" хәйрия фестиваленең төп максаты - Анжела Вавилова фондына (Казан хосписына) тапшыру һәм популяр җырлар авторы, тумыштан ук авырлык чиреннән интегүче Ирек Габдрахмановка Башкортостандагы йортын төзекләндерергә ярдәм итү.

Хосписта төрле авырудан балалар да, олылар да тәрбияләнә. Ул үзендә бервакытта 35 авыруны сыендыра, шуның 17-се - балалар. Бирегә көндезге стационарга йөрүчеләр дә, ятып дәваланучылар да бар. Соңгылары көненә 6 тапкыр туклана, бассейн, төрле процедуралар бүлмәләре каралган, психолог, психотерапевт ярдәме дә күрсәтелә. Һәм болар барысы да кеше кайгысына битараф булмаучылар хисабына бушлай!


Фонд белән идарә итүче рәис Владимир Вавилов үзләренең оешмаларын Рәсәйдә генә түгел, Европада да алдынгылардан булуын ассызыклады:
- Бездә булган кебек шартлар белән һәр оешма да мактана алмый. Җитәкчелек ягыннан ачыклыкны, гаделлекне гарантиялим: бездә һәр тиен санаулы. Рәсәйнең калган төбәкләрендә эшләүче коллегаларыбыз безнең уңышларга шикләнеп карый. Мин моны Татарстан халкының мәрхәмәтлелеге, игелекле булуы белән бәйләп аңлатам. Шуңа да дәүләткә мөрәҗәгать итүләребез сирәк, халык үзе булыша! Һәм юкка түгел - мондый хоспислар бик кирәк. Мин үзем табиб буларак авырту көченең ни икәнен әйбәт аңлыйм. Монда тәрбияләнүчеләрнең тәннәре генә түгел, күңелләре дә авырта бит әле. Аларның хәлләрен бик җиңеләйтәсе килә. Сезне дә битараф булмаска чакырам! Яңа ел алдыннан үз өлешегезне кертү аеруча да уңышлы булыр. Сәламәт тормышыгызның һәр мизгелен кадерләп яшәгез!

Татьяна Этиганованың кызы биредә ДЦП, эпилепсиядән 5 ел дәвамында дәвалана, алар көндезге станционарга йөри. Үзләре Югары Ослан районында яшиләр, елына 3 тапкыр бирегә килеп дәвалану курсын үтәләр. "Рәхмәттән башка үзебез юк. Мең рәхмәт!" - ди әни кеше.
Ярдәм кулы сузарга килгән эстрадабыз йолдызлары да "Мең рәхмәт!" чарасы турында фикерләрен белдерде.
- Моңарчы ятимнәр йортында булганым бар иде, ә мондый хосписта мин беренче тапкыр. Һушымны җыя алмый торам әле. Ходай якыннарына сабырлык, күңелләренә тынычлык бирсен! Хәйрия концертларын уздыру бүгенге көндә гадәти хәлгә әверелде. Мөмкинлектән чыгып чакырганнарында катнашырга тырышам. Шушы хосписка йөрүне даимиләштерергә кирәк, миңа калса. Айга бер, ике айга бер килсәк була бит! - дигән тәкъдим кертте Фирдүс Тямаев. Күзендәге яшьләрен яшерә алмады ул.

Дилә Нигъмәтуллина да аның фикеренә кушылды:
- Мондый оешмаларга килеп сәламәт кеше үзенең никадәр бәхетле икәнен аңлый. Рәхмәтле була белергә, шөкер итәргә кирәк. Битараф калмыйча мохтаҗларга булышыйк, дуслар!
Язмыш мәрхәмәтсезлегеннән арып-талып килгән әти-әниләрнең үзләренә дә рухи ярдәм кирәк була кайчакта. Алар өчен биредә психолог, психотерапевтлар эшли. Хосписта вафат булган пациентлар онытылмый: алар истәлегенә агачлар утыртыла, янында йолдызчыгы уела.

Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА
Ринат Нәҗметдинов фотолары


















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев