Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Телефонсыз тормыш. Мөмкинме бу?

Табиблар әйтүенчә, телефонда озак утыручы балаларның баш мие үзгәрә, хәтере начарлана,  бала  игътибарын  туплый алмый, тиз ара, сүлпәнәя. Организмга электромагнит дулкыннары шулай зарарлы тәэсир итә.

Телефон, смартфон, планшет һәм башка гаджетлар безнең көнкүрешебезгә шул кадәр үтеп керделәр ки, кайчак тормышыбызны алардан башка күз алдына да китереп булмый. Олылардан бигрәк, балалар һәм үсмерләр телефонга нык бәйле. Ә бит бу бәйлелек баланың сәламәтлегенә зыян салып кына калмый, аның психикасын да какшата. Интернетка  чыгу мөмкинлеге булмаса, баланың үз-үзен тотышы үзгәрә, юктан да кызып китә, агрессивка әйләнә.

Табиблар әйтүенчә, телефонда озак утыручы балаларның баш мие үзгәрә, хәтере начарлана,  бала  игътибарын  туплый алмый, тиз ара, сүлпәнәя. Организмга электромагнит дулкыннары шулай зарарлы тәэсир итә.

         Ни өчен балалар телефонга бәйле соң? Аның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Кайчак ата-аналар үзләре дә, сабыйлары кечкенә чакта бала еламасын дип, телефоннан мультфильм кабызып куя. Бала кечкенәдән шуңа ияләшә. Икенчедән, бала ата-анасын кабатларга ярата. Үсә төшкәч, бала үз яшьтәшләре белән уртак тел таба алмый, аралашмый башлый. Дусларны "пәрәвез киңлегендә" таба. Шул рәвешле телефон-гаджетлар баланың аерылмас "дусларына" әверелә.

Әлбәттә, бүген балага кесә телефонын бөтенләй тыеп булмый. Тик үсмер аны дөрес итеп куллана белергә тиеш. Ә моны балага  беренче чиратта ата-аналар аңлатырга бурычлы.

Әти-әниләр өчен кайбер кагыйдәләр:

Йокы адыннан (1 яки 2 сәгать булса да) гаджеттан файдаланмаска кирәк.

Ата-ана балага гаджеттан башка да вакытны күңелле уздырырга мөмкин булуын аңлатырга тиеш. Баланың буш вакыты кала икән, аның белән өстәл уеннары уйнарга, аңа йорттагы эшләрне ышанып тапшырырга кирәк. Буш вакытны телефоннан башка да, кызыклы итеп уздырырга мөмкин икәнлеген  бала шул рәвешле төшенсен.

Иң мөһиме - әти-әни баласы өчен үрнәк булсын. Әгәр син үзең телефоннан аерыла алмыйсың икән, баладан нәрсә өмет итергә?!

Көненә ничә сәгать вакытны телефонда уздырырга мөмкин икәнлеген бала белән алдан килешеп кую яхшы. Балага "юк" дип җавап кайтарырга ашыкмагыз. Гомумән, бала "юк" дигәнне кабул итми. Телефонның зыяны турында, конкрет мисаллар ярдәмендә аңлатырга, аның, беренче чиратта, аралашу җайланмасы икәнен төшендерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев