"Яраткан почмак"ны искә алып...

Балалар китабы көнендә без “Гипнозчы малай” китабы авторы, язучы Рөстәм Галиуллин белән җәһәт әңгәмә корып алдык.
- Рөстәм әфәнде, сезнең яраткан китабыгыз нинди?
- Бик күп алар! Берсен генә аерып әйтә алмыйм.
- Ә балачакта?
- Нурихан Фәттах, "Итил суы ака торур".
- Яраткан ризыгыгыз?
- Хатын пешергән һәр ризыкны яратып ашыйм.
- Ә балачакта?
- Әни пешергән итле пәрәмәч.
- Беренче басылып чыккан әсәрегез?
- "Яраткан почмак" хикәясе. "Сабантуй"да басылды.
- Ә басылмаганы?
- 8-9 яшьләрдә язылган 2 дәфтәр шигырь))
- Яраткан язучыгыз?
- Бик күп алар! Һәркайсының үз үзенчәлеге бар.
- Ә балачакта кемнәрнең әсәрләрен яратып укый идегез?
- Жюль Верн, Корней Чуковский, Абдулла Алиш, Муса Җәлил... Алары да күп икән!
- Хыялыгыз?
- Дөнья тирәли җәяүле сәяхәт. Кечкенә вакытта самолет йөртү турында хыяллана идем.
- Яраткан урыныгыз бармы?
- Туган авылым Наласа, туган йорт.
- Ә балачакта?
- Наласаның атаклы Алма бакчасы.
- Яраткан фильмыгыз?
- Документаль, тарихи, сәяси фильмнар.
- Ә кечкенә вакыттагысын хәтерлисезме?
- "Электроник маҗаралары".
- Яраткан соравыгыз?
- Мәгънәле, эшлекле сораулар.
- Иң истә калган вакыйга?
- "Тәүге" сүзе белән бәйле вакыйгалар: беренче мәкалә, хикәя, китап чыгу, бала туу...
- Балачак хатирәсе белән дә уртаклашсагыз иде.
- Дүрт яшьләрдә язгы бозда агып китүемне онытмыйм.
- Кешеләрдә нинди сыйфатларны яратасыз?
- Намуслылык, ихласлык, әйткән сүздә торуны.
- Нәрсә белән килешмисез?
- Икейөзлелек, сүз йөртү, вәгъдәсезлек.
- Кем булырга хыялланасыз?
- Кадерле әти, хөрмәтле бабай.
- Ә балачакта кем булырга хыялланган идегез?
- Яхшы кешеләрне күргән саен, аларның һөнәрләренә бәйле рәвештә, үзгәреп торды.
- Үзегезгә теләкләр?
- Һәр эштә, гамәлдә, һәрвакыт чын кеше булып калырга!
Рөстәм Госман улы Галиуллин 1987 елның 26 ноябрендә Арча районы Наласа авылында туган. Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты. Филология фәннәре кандидаты. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Гипнозчы малай” (2008), “Юлларда җил ак иде...” (2012) һәм “Васыять” (2017), Мәскәүдә рус телендә дөнья күргән “Одиночество” (2013) проза китаплары, “Тәүфикъ Әйди иҗаты: образлар системасы һәм жанр типологиясе” монографиясе (2016) авторы. Татарстан китап нәшриятында басылган Тәүфикъ Әйдинең дүрттомлык “Сайланма әсәрләре”н (2015), “Шәхесләребез” сериясендә дөнья күргән “Таҗетдин Ялчыгол: тарихи-документаль җыентыгы”н төзүчеләрнең берсе. Аның тәрҗемәсендә В.Аксеновның “Ленд-лиз балалары” һәм А.Егинның “Үзбәк хан” романнары аерым китап булып чыкты.
ТР Язучылар берлеге (Идарә әгъзасы), ТР Журналистлар берлеге һәм Халыкара Татар Пен-үзәк әгъзасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.