Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Үз балаңа кычкырырга ярамый! Ник?

1. Баланың үз-үзенә ышанычы бетәБала үз өстендә һәрдаим басым тойса, яки аны гел яшьтәшләре, иптәшләре белән чагыштырсагыз, ул үзен лаеклы кешеләр исемлегеннән сызып ташлый, үз-үзенә ышанычы бетә. Җәм...

1. Баланың үз-үзенә ышанычы бетә
Бала үз өстендә һәрдаим басым тойса, яки аны гел яшьтәшләре, иптәшләре белән чагыштырсагыз, ул үзен лаеклы кешеләр исемлегеннән сызып ташлый, үз-үзенә ышанычы бетә. Җәмгыятьтә үзен "кечкенә кеше" дип санап, киртәләргә каршы көрәшергә өйрәнә алмый.
2. Агрессия
4, 5 яшьлек балагызга һәрдаим кычкырып торсагыз, тора-бара ул үзен агрессив тота башлаячак. Чөнки югары тон - аның өчен нормаль күренеш. Бу яшьтәшләре белән сугышу, бәхәскә керүдә чагылачак.
3. Курку
Балагыз сездән курка башларга да мөмкин. Сез болай аңарда гомумән кешеләргә карата да курку тәрбияләрсез. Ул җәмгыятьтә конфликтлы хәлләрне чишә белмәс.
4. Игътибарсызлык
Һәрдаим куркып, эмоциональ киеренкелектә була баланың игътибарын бетерә, тиешле әйберләргә концентрациясен югалта. Психологлар тагын бер очракны күрсәтә: кычкыручыдан саклану өчен кайбер балалар кирәк чакта сезне "ишетмәскә" өйрәнә. Бу - сез балагзда битарафлылык тәрбияләгәнсез дигән сүз.



Шушы киңәшләрне истә тотып, ничек тә балагызга кычкырмаска өйрәнегез. Килеп туган мәсьәләне тыныч кына да хәл итеп була бит.
Моның өчен беренче эш итеп санап карагыз: балагызна ничә тапкыр мактадыгыз? Ә ничә тапкыр тавыш күтәрдегез? Менә шуннан нәтиҗәләрне үзегез ясагыз инде. Сез кычкырып кына ситуация үзгәрми.
Әгәр дә балага ялгыш кычкырганыгызны аңласагыз, гафу үтенергә онытмагыз. Ул да сезнең барлык хис-кичерешләрегезне сезнең белән кичерә, шуңа аның белән дә уртаклашсагыз була.
Тора-бара балагыз да сезгә кары кычкыра башлау ихтималы да бар. Гаебен үзегездән эзләгез. Аны ялгышлыклардан курыкмаска өйрәтәгез: өйрәнгәндә була торган хәл.

Балагыздан яратуыгызны, аның белән горурлануыгызны яшермәгез!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев