5 яшьлек сукыр малай Коръәнне радиодан тыңлап яттан өйрәнгән [ВИДЕО]

Согуд Гарәбстанында 5 яшьлек сукыр Хөсәйн Мөхаммәд Таһир Коръәнне радиодан тыңлап яттан өйрәнгән.
- Улым телевиор карый алмый, шуңа да аңа радио сатып алдым. Радионың тәүлек буе Коръән укыла торган ешлыгына көйләдем. Улым шуны тыңлап, Коръәнне яттан өйрәнгән, - дип сөйли малайның әтисе.

Баланың Изге китапны яттан белүен әти-әнисе Мәдинәгә Җиддәдән күчеп килгәч аңлаган. Улы әтисеннән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.с.) мәчетенә алып баруын үтенгән. Шунда баргач, Хөсәен “Әл-Бәкара” сүрәсенең берничә аятен  яттан сөйләгән. Баланы Коръән-хафизлар да тыңлап караган, алар аның  Коръәнне тулысынча яттан белүен, аны камил рәвештә сөйләвен ачыклаган, дип яза islam-today.ru.



Чыганак: "Шәһри Казан" газетасыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    55
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    319
    0
    1