Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әдәби очрашу

Казан шәһәрнең 18 нче татар гимназиясендә «Сабантуй» журналының 100 еллыгы уңаеннан әдәби очрашу үтте.

Укучылар журналның тарихына сәяхәт итеп кенә калмыйча, үзләре дә юбилей уңаеннан яраткан басмаларына багышлап шигырьләр дә иҗат иткән иделәр. Ә 3 А сыйныфы укучылары Гөлфия Рөстәмовна җитәкчелегендә «Сабантуй» һәм «Галәм» дуслыгы дип исемләнгән стенгазета да ясап иҗади чыгыш ясап тәкъдим иттеләр. Журналның баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова «Сабантуй» журналы белән 18 гимназия дуслыгы нык булуы, гимназия укучыларының иҗатлары журналның бизәге булуын, тагын нинди сәхифәләрләрдә, бәйгеләрдә катнашып журналда басылу  мөмкинлеге турында  сөйләде. 30 елга якын гомерен «Сабантуй» газетасында эшләгән журналист, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова да бәйрәмнең көтеп алган кунагы иде. Балалар аның шигырьләрен яттан сөйләде. Йолдыз апа үзенең иҗат юлын бәят итте. Баксаң, «Сабантуй» газетасында эшләү аның балачак хыялы булган икән. Мәктәптә укыганда «Үскәч кем буласың килә» дигән иншада Йолдыз Шәрапова «Журналист буласым килә» дип язган була. Максатына ирешә Йолдыз апа. Танылган журналист, балалар шагыйрәсе булуында «Сабантуй»ның роле бик зур булды дип хәтирәләре белән дә бүлеште. Укучыларга үзе язган шигырьләрен дә бүләк итте. Йолдыз Шәраповага иң  кызыклы сорау бирүче укучыларга «Сабантуй» журналы бүләк ителде. Менә шундый иҗади  җылы, бай эчтәлекле очрашу балалар күңелендә озак сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев