Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Шүрәленең «Сабантуй» журналы белән танышу хикмәтләре

«Әкиятче сыйныф» бәйгесендә өченче катнашучылар: Яшел Үзән шәһәре 5 нче гимназиясенең 5 нче Б сыйныфы укучылары.

Киң ябалдашларын як-якка каратып, әле яшь, нечкә ботаклары аша кояш нурларын таратып, кояшның үзенә үк менеп җитәргә хыялланып үсә карама агачы. Җылыны ярата, җитез җилләрне куып тарата, күп хикмәтләр белә. Белмәс иде дә...белдерәләр менә!
 Шул карамага сыенып, озын бармаклы, кәкре мөгезле, ямь-яшел киемле, озын колаклы, күзләреннән нур бөркелеп торган Шүрәле яши. Үзе ямьсез, үзе бер дә ямьсез түгел кебек шикелле, чөнки күзләреннән белем очкылары бөркелеп тора аның. Яңалыклардан артта калган урман сарыгы түгел инде күптән Шүрәле, урман буйлап көнозын кешеләрне куркытып, хайваннарны-кош-кортларны өркетеп арды инде, бахыр. Урман янәшәсендә урнашкан авыл мәктәбе дәресләрен укучылар белән йотлыгып тыңлый ул, булса соң тәрәзә аша. Ишетә бит! Менә кайдан килгән Шүрәлегә зиһен, карамага аң.
Көннәрдән беркөнне, Шүрәле, чираттагы дәресне тыңларга килеп җитсә, ни күрсен, укытучы балаларга төсле, матур битләрдән торган, рәсемнәр белән шыплап тулган, уеннары да булган журнал тарата. Нәрсә бу?  “Салават күпереме?”, “Сабыйга”мы, нәрсә бу? Искитәрлек, бик килешле, әллә нинди нәрсә бу! Язылган бит инде менә, һич күренми исеме, ялт-йолт килә, күренми күзгә җисеме. Аптырады Шүрәле, мәктәпкә кереп сорый алмый, төнгә биклиләр, морҗада кысылып калырга мөмкин. Утырырсың кычкырып, каргаларны уздырып.
Төн уйлады, көн уйлады. Ничек тә белергә кирәк моны. Чит илдә яшәүче туганы Гыйльми-Гринчка хат язаргамы дип уйлап куйды. Ул һичшиксез белешеп бирәчәк, чөнки Гыйльми-Гринч үзе дә аңа нәкъ шундый заманча “Хеллоуин” журналының бер битен кыстырып җибәргән иде. Әй кызыккан иде Шүрәле шундый матур төсле журналга, үзләрендә дә бар икән бит, белми генә икән. 
Килми дә килми хат, ара бик ерак, йокламый төнен, җавап көтеп үткәрә көнен Шүрәле. Ниһаять, конвертны кулына алды, кадерләп кенә хатны ачып салды, тик бер җөмлә язылган иде анда, бутап уй-фикерләрне тагын да.
“Сабантуй”. Миңа да кыстырып җибәр”...Озак уйлады, баш ватты Шүрәле. Нәрсә әйтергә теләде бу сүз белән туганы? Ел да гөрләтеп уздыра бу бәйрәмне авыл халкы. Атлар чаба башласа, Шүрәле карама яныннан китми инде, өлгер, җитез алар, артларыннан куып та мәгънә юк. 
Оран салды мәйдан:
          Атлар килә! Атлар килә – чабыш атлары!
          Бар микән ул татар йөрәгенең
          Атка сокланмаган чаклары?!
Бил алыш, чүлмәк ярыш...Булмый, авылга барырга кирәк, килеп чыкмасмы, күрә алмасмы.
Авыл мәктәбенең ишегалды балалар тавышыннан шау-гөр килә. Күмәкләшеп җыелганнар, ребус дигән нәрсә чишәләр, ә кулларында теге журнал. “Сабантуй” дип язылган. Кулга төшерү бик зур миссия иде Шүрәле өчен, чарасын күрергә кирәк. Дәрескә кыңгырау яңгырады, “Булмады ахры”, дип куйды. Баш иелде, кәеф төште, өмет бетте, кыштырдаган тавышка игътибар итте. Онытылып калган журналның битләрен җил уйната иде.  
Кызыклы хикәяләр, шигырьләр, табышмаклар, киңәшләр, ә теге туңдырмалы беленне әзерләп ашыйсы килеп китте Шүрәленең, авыз сулары килде. Хикәяләр, күп санлы рәсемнәр, кызыклы мәгълүматлар язылган. Менә кайда икән бит ул Шәле - хәзинә бит бу журнал, дип уйлады Шүрәле. Бүгеннән ул ялгыз түгел, аның дусты барлыкка килде. Исеме дә  бәйрәмчә яңгырый бит. 
Карама авыр сулап куйды, белми иде Шүрәле журналдагы мәкальнең дәвамын, тик агачның ботагында тирбәлеп утыра, авыз эченнән көйли:
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрне тагын. 

Үзе көлә:
Һич сине куркытмасыннар шүрәле, җен һәм убыр;
Барчасы юк сүз – аларның булганы юктыр гомер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев