Алтын-сары көз җиткән! Көз турында шигырьләр:

Көз - рәссам
Менә без көткән алтын көз
Урманга килеп җитте.
Агачларның яфракларын
Сарыга буяп үтте.
Миләш кызыл мәрҗән киде,
Каен - алтын күлмәген.
Һәммәсе дә яраттылар
Юмарт көзнең бүләген.
Көз агачларны буяды,
Киендерде, бизәде.
Көзгә рәхмәт әйтеп урман
Чуар яулык изәде.
Зилә Фазлыева, Әтнә, Олы Мәңгәр авылы
Карыйм да хозурланам
Ямьле җәй үтеп киткән -
Алтын-сары көз җиткән!
Төсле-төсле җимешләр
Бакчаны матур иткән.
Ишек алдына чыгам,
Көзге көнгә сокланам.
Сары, кызгылт, яшел яфрак -
Карыйм да хозурланам!
Адилә Рәфыйкова
Чуашстан, Шәмәрдән


Менә без көткән алтын көз
Урманга килеп җитте.
Агачларның яфракларын
Сарыга буяп үтте.
Миләш кызыл мәрҗән киде,
Каен - алтын күлмәген.
Һәммәсе дә яраттылар
Юмарт көзнең бүләген.
Көз агачларны буяды,
Киендерде, бизәде.
Көзгә рәхмәт әйтеп урман
Чуар яулык изәде.
Зилә Фазлыева, Әтнә, Олы Мәңгәр авылы
Карыйм да хозурланам
Ямьле җәй үтеп киткән -
Алтын-сары көз җиткән!
Төсле-төсле җимешләр
Бакчаны матур иткән.
Ишек алдына чыгам,
Көзге көнгә сокланам.
Сары, кызгылт, яшел яфрак -
Карыйм да хозурланам!
Адилә Рәфыйкова
Чуашстан, Шәмәрдән


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!